• Русский
  • Татарча

«XX гасыр һәм рәссам: сәнгатьтә үз юлыңны ничек табарга һәм саклап калырга мөмкин иде (Бакый Идрис улы Урманче)» ачык лекциясе

«XX гасыр һәм рәссам: сәнгатьтә үз юлыңны ничек табарга һәм саклап калырга мөмкин иде (Бакый Идрис улы Урманче)» ачык лекциясе 2020-2024 елларга Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында «Сәнгать» предмет өлкәсен укыту Концепциясен гамәлгә ашыру чаралары планы кысаларында уздырыла
Лекцияне сәнгать фәннәре кандидаты, «Татарстан Республикасының сынлы сәнгать дәүләт музее» фәнни тәэминат һәм нәшрият эшчәнлеге буенча директор урынбасары Динә Диас кызы Хисамова үткәрә.
Чарада катнашуга төрле белем бирү дәрәҗәсендәге «Сәнгать» предмет өлкәсе укытучылары, балаларга өстәмә белем бирү педагоглары, методистлар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре чакырыла. Катнашу бушлай.

Очрашу 2022 елның 26 гыйнварында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»ның актлар залында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре,  Большая Красная урамы, 68 йорт. Үткәрү вакыты: 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, катнашучыларны теркәү: 14.30.

Очрашуда катнашуга гаризаларны 2022 елның 24 гыйнварына кадәр yablonya71@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Катнашучылар саны чикләнгән. 
Оештыручылар тарафыннан «ВКонтакте» социаль челтәрендә очрашуның онлайн-трансляциясе планлаштырылган ("РФ педагоглары" төркеме https://vk.com/club199138972 ).
Оештыручы: ТР МҮИ ӨҺББ ДАББУ асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе.