• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2022 елның 04 апреленнән 15 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Кече яшьтәге укучының үсеш факторы буларак дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек бәйләнеше» темасы буенча педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды. (куратор - Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы).  

Квалификация күтәрү программасы кысаларында башлангыч белем бирүнең актуаль мәсьәләләре каралды:

  • Башлангыч гомуми белем бирүдә яңартылган ФДББС: Башлангыч гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасын теоретик төшенүдән проектлауга;
  • Белем бирү оешмасында тәрбия эшчәнлеген проектлауның нигезе буларак тәрбияләү программасы;
  • Хәзерге заман башлангыч мәктәп белем бирү киңлегендә цифрлы технологияләр;
  • Башлангыч мәктәптә шәхес үсеше үзенчәлекләрен исәпкә алып, заманча дәресне проектлау;
  • Укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып, дәрестән тыш эшчәнлекне проектлау һ.б.

Уку барышында шулай ук «Белем бирү оешмаларында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган укучыларга башлангыч гомуми белем бирүнең ФДББС һәм акылга зәгыйфь (интеллектуаль яктан) укучыларга  ФДББС гамәлгә ашыру шартларында инклюзив белем бирүнең методик аспектлары» модуле гамәлгә ашырылды. 

Стажировка онлайн форматта Казан шәһәре Совет районының 174 нче гимназиясе һәм Казан шәһәре Вахитов районының 12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында үткәрелде.  

Уку кейс ситуацияләрен эшләү һәм хәл итү формасында йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.
 

Фотогалерея: