• Русский
  • Татарча

Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы булачак

Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы булачак

18-22 май көннәрендә Татарстан Республикасында мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүнең төбәк атналыгы үткәреләчәк. Барлык чаралар да Казанда «Бердәм Россия» партиясе Рәисенең Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә үткәреләчәк.

Биш көн дәвамында республика халкы сораулар бирә, консультацияләр ала һәм мәгариф системасын үстерүгә юнәлдерелгән инициативалар белән таныштыра алачак. Атна форматына Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары, шулай ук профильле министрлыклар, мәгариф оешмалары һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашында тематик вебинарлар, туры эфирлар һәм гражданнарны шәхси кабул итүләр керә.

18 майда «2026 ел: мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр – стратегиядән практикага» дигән вебинар булачак. Спикерлар булып Татарстан Республикасында «Яңа мәктәп» партия проекты координаторы, В.Г. Тимирясов исем. Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе проректоры Александр Хохлов, «ТР урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары Советы» коммерцияле булмаган оешмасы рәисе, «Казан педагогика көллияте» урта һөнәри белем бирү ДАҺБУ директоры Анфиса Җәләлова һәм ТР югары уку йортлары ректорлары советы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты вәкиле булачак. Соңыннан спикерлар гражданнарны тематикалар буенча бүлеп кабул итәчәкләр.

Тематик атнаның икенче көне, 19 май, шулай ук вебинардан башланачак. Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Федоров, ТР урта һөнәри белем бирү оешмалары директорлары ассоциациясе рәисе, Казан педагогика көллияте директоры Анфиса Җәләлова һәм ИАНТЭда – КНИТУ-КАИ «Техник көллияте» урта һөнәри белем бирү бүлеге директоры Кадрия Сибгатова белән «2026 елда урта һөнәри белем бирүне үзгәртү» турында фикер алышачак. Соңыннан гражданнарны тематика буенча бүлеп кабул итәчәкләр. Бу көнне республика халкына Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев та консультация бирәчәк.

20 майда «2026 ел – мәгариф системасында мәктәпкәчә белем бирү елы» дигән вебинар үткәреләчәк, модераторы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Нияз Гафиятуллин булачак. Спикерлар: ИКМО мәгариф идарәсе вәкиле, Казан шәһәре «Россия тәрбиячеләре» мәктәпкәчә белем бирүнең һөнәри өлкәсен үстерүгә ярдәм итү югары белем бирү оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе, мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Татьяна Багаева, Казан шәһәре Яңа Савин районының 208 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе, резинка аша сикерү буенча спорт Федерациясенең Казан төбәк бүлеге директоры Алена Захарова һәм «130 нчы катнаш төрдәге татар телендә тәрбияләү һәм укыту балалар бакчасы»ннан (Казан шәһәре Идел буе районы) Роксана Хәйруллина. Соңыннан гражданнарны тематика буенча бүлеп кабул итәчәкләр. Моннан тыш, бу көнне халык белән очрашуларны Дәүләт Думасы депутатлары Максим Топилин һәм Руслан Гаджиев үткәрәчәк.

21 майда «Инвалид балаларга белем бирү үзенчәлекләре: хокукый нигезләр һәм тьюторлык ярдәмен оештыру» дигән вебинар булачак. Модератор – Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Владимир Вавилов. Спикерлар булып ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, инвалид балалар һәм унсигез яшьтән өлкәнрәк инвалидлар, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы социаль эшмәкәрләр вәкилләренең социаль инициативаларын үстерү ассоциациясе рәисе Марина Григорьева, Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты вәкиле һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  «7 нче Казан мәктәп-интернаты» директоры Миләүшә Гафарова. Соңыннан гражданнарны тематика буенча бүлеп кабул итәчәкләр. Шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин консультация бирәчәк.

Атна азагында, 22 майда, «Халыкара сервис көллияте» урта һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе директоры Фәридә Ковалева үткәрәчәк «Сервис сферасын үстерү: идеалны истә тотабыз – камиллеккә омтылабыз» туры эфиры була. Гражданнарны Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов кабул итәчәк.

8 (843) 238-10-00 телефоны аша, op@tatarstan.er.ru электрон почта адресы аша, шулай ук Макс мессенджерында 8 (987) 205-00-63 номеры буенча кабул итүгә язылырга яисә сораулар бирергә мөмкин.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча