|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия мәгариф академиясенең «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасын үстерү» инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында, «Гаилә елын» һәм «Фәнни-технологик үсеш елын» бәйрәм итү кысаларында 2024 елның 5 мартыннан 5 апреленә кадәр «Чикләрсез педагогик осталык» республика конкурсын үткәрә.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 2024 елга дәүләт йөкләмәсе һәм ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы йөкләмәләре нигезендә бюджет нигезендә «Аутистик спектрда тайпылышлары булган балаларны психологик-педагогик коррекцияләү һәм өйрәтү» юнәлеше (белгечлеге) буенча һөнәри яңадан әзерләүгә кабул ителгән педагогик хезмәткәрләр укытуны башладылар.
2024 елның 29 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә «Татарстан Республикасында кече Ватан мәдәнияте» проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәктәп музейлары мөдирләре өчен «Предметлар һәм коллекцияләр белән эшләү методикасы» темасына укыту семинары үткәрде. Очрашу офлайн һәм онлайн режимда узды, трансляция ВКонтакте социаль челтәрендә РФ Сәнгать педагоглары институтының профильле төркемендә башкарылды (https://vk.com/club199138972).
2024 елның 29 февралендә «Башлангыч белем бирү федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәпнең интерактив белем бирү киңлеге» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).
2024 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Жемчужинка» 6 нчы гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы базасында Татарстан Республикасы мәгариф идарәләре методистлары һәм белгечләре өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның фәнни – техник фикерләвен үстерү өчен нәтиҗәле белем бирү карарлары навигаторы» республика семинар-практикумы узды.
2024 елның 29 февралендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2023 елның 21 декабрендәге под - 2321/23 номерлы боерыгы белән расланган 2024 елга гамәлгә куючының дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы белән берлектә белем бирү оешмаларының идарә итү командалары һәм педагогик хезмәткәрләре өчен «2024 елда Бөтенроссия тикшерү эшләрен бәяләүгә карашларны килештерү» республика семинарын үткәрде.
Дәүләт йөкләмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 2024 елның 28 февралендә видеоконференция форматында Россия Федерациясе белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Яңартылган төп гомуми белем бирүнең ФДББС метапредмет нәтиҗәсе буларак эмоциональ интеллект» вебинарын үткәрде.