• Русский
  • Татарча

Россия Федерациясе туган (татар) теле һәм әдәбият укытучылары өчен методик вебинар-практикум

 

Дәүләт йөкләмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 2024 елның 28 февралендә видеоконференция форматында Россия Федерациясе белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Яңартылган төп гомуми белем бирүнең ФДББС метапредмет нәтиҗәсе буларак эмоциональ интеллект» вебинарын үткәрде.

Вебинар спикеры – Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гыйләҗева Лилия Гыйльметдин кызы.

  • яңартылган төп гомуми белем бирүнең ФДББС таләпләре;
  • төп мәктәптә метапредмет нәтиҗәләренә ирешү кораллары;
  • төп гомуми белем бирүнең ФДББС нигезендә төп мәктәптә эмоциональ интеллект формалаштыру буенча киңәшләр.

Вебинар эшендә Россия Федерациясенең 35 туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: