• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү методистлары өчен республика семинары

Татарстан Республикасы Рәисе боерыгы белән Татарстанда 2024 ел Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.

2024 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Жемчужинка» 6 нчы гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы базасында Татарстан Республикасы мәгариф идарәләре методистлары һәм белгечләре өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның фәнни – техник фикерләвен үстерү өчен нәтиҗәле белем бирү карарлары навигаторы» республика семинар-практикумы узды.

Семинарда инновацион педагогик һәм идарә технологияләрен белем бирү процессында кулланган педагоглар һәм мәктәпкәчә гомуми белем бирү җитәкчеләре тәҗрибәсе трансляцияләнде. Семинар барышында параллель рәвештә мәктәпкәчә белем бирү системасы өчен заманча интерактив җиһазлар һәм программа тәэминаты күргәзмәсе оештырылды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Латыйпова Рәсилә Илдус кызы катнашты. Семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясап, ул мәктәпкәчә белем бирү эчтәлеген яңарту шартларында педагогның өзлексез һөнәри үсеше кирәклегенә басым ясады.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: