• Русский
  • Татарча

«Башлангыч сыйныфлар укытучысы эшчәнлегендә цифрлы белем бирү инструментлары» программасы буенча укулар тәмамланды

«Башлангыч сыйныфлар укытучысы эшчәнлегендә цифрлы белем бирү инструментлары» программасы буенча укулар тәмамланды

2025 елның 23 октябрендә башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча “Башлангыч белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәптә белем бирүнең цифрлы мөмкинлекләре” өстәмә һөнәри программасының тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы). Укыту кысаларында башлангыч сыйныф укытучылары дәрес эшчәнлегендә электрон һәм цифрлы белем ресурслары мөмкинлекләрен куллану өлкәсендә белем алдылар.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылары көндәлек бурычларны оптимальләштерү өчен ясалма интеллект куллану практикасын тәкъдим иттеләр, педагоглар өчен турыдан-туры файдалы инструментларга аерым игътибар бирделәр; структуралы нәтиҗә алу өчен ясалма интеллектка конкрет бурычлар куярга мөмкинлек бирә торган промптларның нәтиҗәле шаблоннарын карадылар.

Казан шәһәре Идел буе районының 16 нчы номерлы гимназиясендә стажировкада гимназия педагоглары башлангыч мәктәптә дидактик цифрлы ресурсларны булдыру һәм куллану тәҗрибәсен кече яшьтәге укучыларның танып-белү активлыгын арттыру чарасы буларак тәкъдир иттеләр. Курсларны тыңлаучылар дәресне конструкцияләүдә нейрочелтәрләрне куллану тәҗрибәсен сынап карадылар. 

Укуда катнашучылар Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучыларына материалны аңлаешлы итеп сөйләүләре, кызыклы мәгълүмат бирүләре, мәгълүмати-методик материаллар тәкъдим итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: