• Русский
  • Татарча

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Өлкәннәр көне белән котлавы

 

Кадерле педагогик хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелдән өлкәннәр көне һәм булачак бәйрәм - Укытучылар көне белән котлыйм!

Фидакарь хезмәтегез, бәяләп бетергесез тәҗрибәгез, һөнәргә тугрылыгыгыз, акыллы киңәшләрегез, сабырлыгыгыз һәм аңлавыгыз өчен Сезгә ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Сез республикабызның мәгариф системасы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттегез. Без сезнең белән горурланабыз, сез үсеп килүче буынга лаеклы үрнәк булып торасыз.

Чын күңелемнән Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, тормышка сүнмәс кызыксыну, иминлек һәм мәхәббәт телим!

Сезне һәрвакыт туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибары һәм кайгыртуы чолгап алсын, ә тормышыгыз шатлык һәм күңел җылысы белән тулы булсын.

 

ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы Матбугат хезмәте материаллары буенча