• Русский
  • Татарча

"Белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең муниципаль системалары: таләпләр һәм технологияләр" Бөтенроссия семинары

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

2021 нче елның 18 нче октябреннән 20 нче октябренә кадәр Мәскәүдә «Белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең муниципаль системалары: таләпләр һәм технологияләр» дигән Бөтенроссия семинары узачак. Чараны мәгариф оешмалары җитәкчеләре ассоциациясе оештыра.
Чараны үткәрү урыны: «Интурист Коломенское» 4*кунакханәсе.

Семинарда катнашу коммерцияле булмаган нигездә (бушлай) чара партнерлары ассоциациясе чаралары хисабына гамәлгә ашырыла. Ассоциация әгъзалары өчен киңәйтелгән эшлекле программа каралган.

Семинарны үткәрүнең төп максаты - белем бирү сыйфатын күтәрү инструменты буларак Россия Федерациясе субъектларының мәгариф оешмаларында нәтиҗәле менеджмент һәм идарә итү системасын булдыру һәм аларга ярдәм итү.

Чарада мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, Россиянең күп кенә регионнарыннан мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм әйдәп баручы белгечләре катнашачак.

Семинар программасында түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу каралган:

Белем бирү сыйфатын үстерү программаларын эшләү һәм мониторинглау;
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру гамәлләре турында хисаплар;
Мәгариф сыйфаты белән муниципаль идарә итүнең хокукый мәсьәләләре;
Гомуми белем бирү сыйфатын үстерү буенча федераль инициативалар шартларында муниципаль методик хезмәтләрнең эшчәнлек перспективалары;
Белем бирү сыйфатын үстерүнең муниципаль «юл карталарында» педагогларның һөнәри осталыгын үстерү үзәкләре инфраструктурасын куллану;
Мәгълүмати-аналитик эш һәм мәгълүматлар белән идарә итү;
Иң яхшы белем бирү оешмалары эшчәнлеге белән танышу;
Конференция эшендә катнашырга теләүчеләр өчен чараның рәсми битендә алдан теркәлү мәҗбүри:

https://educationmanagers.ru/events1/seminar-mms/

Тулырак мәгълүмат артыннан оештыру комитетына мөрәҗәгать итегез.
Проектның координаторы:
Ласточкина Елена Николаевна
Тел.: +7 (495) 120-59-07 дБ.106
e-mail: e.lastochkina@edu-m.ru

Чакыру хаты.
Семинар программасы.

  •