• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты квалификация күтәрү курсларына чакыра

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белем бирү оешмалары коллективларына бюджеттан тыш өстәмә һөнәри программада – «Цифрлы белем бирү мохите: мөмкинлекләр, ресурслар һәм инструментлар» квалификация күтәрү программасында катнашырга тәкъдим итә.

Квалификация күтәрү программасының эчтәлеге җитәкчеләр, методистлар һәм педагогик хезмәткәрләр өчен кызыклы һәм файдалы булачак. Программа вакытында тыңлаучылар интерактив лекцияләр, практикумнар һәм тренинглар аша цифрлы белем бирү мохитенә чумачак. Дәресләрдә куркынычсыз цифрлы белем бирү мохите аспектында белем бирү эшчәнлеген оештыруның заманча технологияләренә һәм методларына аерым игътибар биреләчәк.

Стажировка кысаларында тыңлаучылар Татарстан Республикасының алдынгы белем бирү учреждениеләре коллективлары белән таныша һәм тәҗрибә уртаклаша алачаклар. Программа дәресләрен онлайн һәм офлайн форматта да үткәрергә мөмкин. Программаны уңышлы үткәннән соң, тыңлаучыларга дәүләт үрнәгендәге таныклык биреләчәк.

Программаның кураторы - Программаларны һәм проектларны тормышка ашыру үзәге. Өстәмә мәгълүматны ачыклау өчен түбәндәге электрон почтага язарга iro.proff@gmail.com яки 89083432329 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Фотогалерея: