Башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен семинар
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2021 елның 29 ноябрендә онлайн режимында «Кече яшьтәге мәктәп укучыларының сәләтләрен ачыклау һәм үстерү буенча нәтиҗәле практикалар» дигән Республика семинары үткәрде. Семинарда Татарстан Республикасының 426 башлангыч гомуми белем бирү педагогы катнашты.












