• Русский
  • Татарча

Республика семинары 

2022 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия мәгариф академиясе «Цифрлы белем бирү мохите» юнәлеше буенча «Үзара челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге һәм «Ачык мәктәп 2035» белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында  республика гамәли - юнәлешле семинарын үткәрде.

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары мәктәп укучыларының функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм үстерү, шулай ук мәктәпнең цифрлы белем бирү тирәлеген камилләштерү буенча үз тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.
Семинар спикерлары булып чыгыш ясадылар:

  • 5 нче урта мәктәпнең укыту буенча директор урынбасары, белем бирү платформасы администраторы Әминова Ирина Николаевна
  • Башлангыч сыйныфлар укытучысы Чумакова Людмила Дмитриевна
  • Математика укытучысы Голощапова Гөлнара Әсхәт кызы
  • Химия укытучысы Галанцева Лилия Фәһим кызы
  • Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Однакина Светлана Александровна
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны тормышка ашыру үзәге директоры Зияева Гөлмирә Акжал кызы.

Спикерлар үз чыгышларында билгеләп үткәнчә, Россия укучыларының функциональ грамоталылыгын арттыру федераль дәүләт белем бирү стандартларын уңышлы гамәлгә ашыру белән тәэмин ителергә мөмкин. Моның өчен уку процессында комплекслы системалы-эшчәнлек алымы гамәлгә ашырылырга тиеш, һәм укыту процессы төрле сыйныф укучылары тарафыннан укыту-танып-белү һәм укыту-гамәли бурычларын хәл итү процессы буларак алып барылырга тиеш.

Семинарда үз эшчәнлегендә «Ачык мәктәп 2035»белем бирү платформасының мөмкинлекләрен һәм ресурсларын кулланучы Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнашты. Катнашучылар семинарны оештыручыларга һәм спикерларга рәхмәт белдерделәр, бу теманың актуальлеген һәм спикерларның иҗади якын килүен, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген, шулай ук чараны уздыру өчен уңайлы форматны билгеләп үттеләр.

Семинарның язмасына сылтама:
https://disk.yandex.ru/i/F5nBUulvdWnlPw
 

Фотогалерея: