• Русский
  • Татарча

Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Рус мәдәнияте: традицияләр һәм заманча практикалар» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 27 нче маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм А. С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елына, шулай ук Татарстан Республикасының Никольское авылында рус халык бәйрәме Каравон үткәрелүнең 30 еллыгына багышланган «Рус мәдәнияте: традицияләр һәм заманча практикалар» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Чара программасына пленар утырыш, өч секция эше һәм «Каравон»рус халык бәйрәме тарихы һәм традицияләре турында китапны тәкъдим итү кертелгән иде.

Конференциядә фәнни, белем бирү оешмалары хезмәткәрләре, барлык дәрәҗәдәге белем бирү педагоглары, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, төрле мәдәният учреждениеләре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Новосибирск, Пермь, Саратов, Бөек Новгород, Волгоград өлкәсе, Удмуртия Республикасы шәһәрләреннән, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

 

Пленар утырышта сәламләү сүзе белән түбәндәгеләр чыгыш ясадылар:

  • Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Мостафин Данил Мәхмүт улы;
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Рыбакова Людмила Николаевна;
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы;
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна;
  • Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Хәйретдинов Рамил Равил улы;
  • Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары Александровская Ирина Алексеевна.

Секцияләр барышында түбәндәге тематик юнәлешләр буенча докладлар тәкъдим ителде:

  1. Идел-Урал рус халкының традицион мәдәнияте.
  2. Идел-Уралдагы хәзерге рус халкының тәңгәллеге һәм этномәдәни ихтыяҗлары.
  3. Рус мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру практикасы.

 

Секциядә катнашучылар карала торган проблемалар буенча фикер алыштылар һәм дискуссияләрдә катнаштылар.
Конференция фәнни җәмгыятьтә, педагогик җәмәгатьчелектә һәм халык мәдәниятен яратучыларда киң резонанс алды.

Фотогалерея: