• Русский
  • Татарча

«Һөнәри белем бирү оешмасында «Туган тел һәм туган әдәбият» фән өлкәсе дисциплиналарын укытуның актуаль мәсьәләләре» республика семинары

2022 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан  2021 елның 21 нче декабрендәге 1732/21 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт биреме нигезендә, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Һөнәри белем бирү оешмасында «Туган тел һәм туган әдәбият» фән өлкәсе дисциплиналарын укытуның актуаль мәсьәләләре» республика семинарын уздыра. 

Семинарның максаты: һөнәри белем бирү оешмалары студентларын гамәли юнәлешле укытуны гамәлгә ашыруда укытучыларның һөнәри компетенцияләрен үстерү.

Семинар программасы хәзерге заман белем бирүдә функциональ грамоталылыкка багышланган пленар утырышны үткәрүне һәм түбәндәге секцияләрдә эшләүне күздә тота:

  • 1 нче секция «Укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерү өчен укытуда инновацион алымнар куллану»;
  • 2 нче секция «Һөнәри белем бирү оешмалары студентларын гамәли юнәлешле укытуны гамәлгә ашыру шарты буларак заманча дәресне проектлаганда системалы-эшчәнлекле якын килү»

Үткәрү формасы: вебинар.

Үткәрү вакыты:  09:00 сәгатьтән.

Семинар кысаларында «Туган тел һәм әдәбият укытуда белем бирү технологияләре: традицияләр һәм инновацияләр».дәресләренең, сыйныфтан тыш чараларның авторлык методик эшләнмәләре республика конкурсын үткәрү планлаштырыла.

Элемтә өчен мәгълүмат:
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 68, 209 кабинет, тел.: 8 (843) 236-65-82,
Хәбибрахманова Резедә Нәкыйф Кызы, Веприкова Елена Николаевна.