• Русский
  • Татарча

Рус телле тәрбиячеләрнең «Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим - 2022» VI республика һөнәри осталык конкурсы

2022 елның 8 декабрендә Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында рус телле тәрбиячеләрнең «Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим – 2022» VI Республика һөнәри осталык конкурсы булды. Жюри составында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты вәкилләре: Татар теле кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Р. Р. һәм Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Мифтахетдинова Н. Р. эшләде.

Конкурс ике этапта узды. Финалга 54 катнашучының 15 конкурсанты узды. 

Жюри конкурста катнашучыларның чыгышларын түбәндәгечә бәяләде:

  • 1 урын - Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының «Чишмә» 31 нче гомуми үстерү төрендәге балалар бакчасы, Александрова Елена Юрьевна;
  • 2 урын -Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 2 нче балалар бакчасы, Вәлиуллина Юлия Николаевна;
  • 3 урын - Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы «Радуга» балалар бакчасы, Шуркин Александр Александрович.

«Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясе – Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының «Радуга» 2 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы, Архипова Ксения Алексеевна;

«Идеяләр калейдоскопы» номинациясе – Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Буа шәһәрендә «Солнышко» катнаш төрдәге балалар бакчасы, Гришина Ольга Николаевна;

«Яшь җаннар һәм фикерләр белгече» номинациясе – Казан шәһәре Киров районының 252 нче балалар бакчасы, Зайцева Надежда Витальевна;

«Татар теле белгече» номинациясе – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының 4нче балалар бакчасы, Вәлиева Диана Александровна;

«Татар теле белгече» номинациясе – Казан шәһәре Яңа Савин районының  297 нче балалар бакчасы, Парамонова Лариса Ивановна;

«Тамашачылар мәхәббәте призы» номинациясе – Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә бистәсенең «Солнышко» балалар бакчасы, Заспенко Лидия Викторовна;

«Тамашачылар мәхәббәте призы» номинациясе – Татарстан Республикасы  Балтач муниципаль районы Кече Лызи балалар бакчасы, Филипова Анна Викторовна;

«Фантазия һәм зирәклек хәзинәсе» номинациясе – Яр Чаллы шәһәренең 127 нче «Друзья» балалар бакчасы, Калинина Ольга Сергеевна;

«Иҗат могҗизалар тудыра» номинациясе – Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы «Мишутка» балалар бакчасы, Кирюшова Светлана Юрьевна;

«Баш остаз һәм дус» номинациясе – Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Урыссу бистәсенең катнаш төрендәге 3 нче балалар бакчасы, Маркелова Татьяна Николаевна;

«Хәзерге Мэри Поппинс» номинациясе – Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының 29 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы, Павлычева Елена Николаевна;

 «Илһам чыганагы» номинациясе – Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы 30 нчы «Улыбка» балалар бакчасы, Якимова Анастасия Рәис кызы.

 

Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, Бөтендөнья татар конгрессыннан һәм Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитетыннан истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Фотогалерея: