• Русский
  • Татарча

Оренбург өлкәсендә туган (татар) теле һәм әдәбият укытучыларының семинар-киңәшмәсе

Ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне үстерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүгә ярдәм итү, белем бирү өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында 2023 елның 21 февралендә Оренбург өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

 

Семинар-киңәшмә Оренбург өлкәсе Матвеевск районы Иске котлымбәт урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды, анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Оренбург өлкәсе Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Оренбург өлкәсе мәгарифне үстерүнең төбәк үзәге, Оренбург өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, этномәдәни татар компоненты булган белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Оренбург өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Чара кысаларында катнашучылар милли мәгарифне үстерү, тел белемендә мәдәниятләр диалогы принцибын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук милли мәгариф буенча өлкә эшчәнлеге белән таныштылар, татар теле һәм әдәбияты буенча ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар, мастер-класслар карадылар. 

Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Фәттахова Рузилә Фердавис кызы «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча гамәлгә ашыруны методик тәэмин итү һәм ФДББС буенча уку эшчәнлеген оештыру» темасына чыгыш ясады.  Анда РФ төбәкләрендә татар мәдәниятен һәм татар телен саклау һәм өйрәнү буенча белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген оештыру мәсьәләсе күтәрелде.

Барлык катнашучылар да әлеге чараның дәрәҗәсен һәм нәтиҗәлелеген югары бәяләделәр.

 

Фотогалерея: