• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

Башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2026 елның 1 июненнән 10 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы «Башлангыч гомуми белем бирү программасын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләренә ирешүне бәяләү системасы үзенчәлекләре» темасына педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашырды (кураторы Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты).

Квалификация күтәрү программасы кысаларында башлангыч мәктәптә контроль-бәяләү эшчәнлеген оештыруның методик аспектлары, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында федераль мәгариф программаларын  үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләрен бәяләү үзенчәлекләре, шулай ук дәрестән тыш эшчәнлек, кече сыйныф укучыларын тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре һәм башка темалар каралды.

Стажировкалар Казан шәһәренең мәгариф оешмалары: Совет районының «95 нче табигый-фәнни лицее» МБББУ һәм «Әкият» балалар үзәгенең инклюзив иҗади лабораториясе базасында үткәрелде. Укулар йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Педагоглар укытучыларга һәм курсларны оештыручыларга югары профессиональ дәрәҗәдә квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: