|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2023 елның 22 июнендә Татарстан Республиасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «Башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары: гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыруның методик аспектлары» республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрде.
2023 елның 17 июнендә «Башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында цифрлы белем бирү практикасы» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).
Барлык катнашучыларны котлыйбыз!
«Методик берләшмәнең иң яхшы җитәкчесе - 2023» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләр исемлеге белән Татарстар Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2023 елның 15 июнендәге 318 номерлы боерыгына кушымтада танышырга мөмкин.
Бүген, 16 июньдә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында «Педагог һәм остаз елында педагогик хезмәткәрләрнең ачыкланган кыенлыкларын бетерү буенча өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының эш системасы» темасына өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнашында республика киңәшмәсе узды.
2023 елның 5 июненнән 10 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы тарафыннан «Педагог-китапханәче: белем бирү процессын тәэмин итүнең педагогик һәм оештыру-методик нигезләре» һөнәри яңадан әзерләүнең өстәмә һөнәри программасы буенча 2 сессия үткәрелде.