• Русский
  • Татарча

«Интеллект-Центр» нәшриятының яңа басмалары күргәзмәсе

«Интеллект-Центр» нәшриятының яңа басмалары күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының уку залында «Интеллект-Центр» нәшриятының яңа басмалары күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдә Бөтенроссия тикшерү эшенә әзерлек буенча уку әсбаплары (рус теле, математика, инглиз теле, тарих, җәмгыять белеме, биология, география), дәүләт йомгаклау аттестациясе (рус теле) һәм бердәм дәүләт имтиханы (рус теле, әдәбият, информатика), мәгънәви уку буенча уку әсбаплары, математика, алгебра һәм геометрия буенча дәфтәр-тренажерлар тәкъдим ителгән. 

Күргәзмәдә шулай ук «Настоящая астрономия для мальчиков и девочек» китабы, «Интеллектика» курсы буенча биремнәр белән ярдәмлек, «Мои трудовые достижения» көндәлеге һәм 4 нче сыйныф укучылары өчен функциональ укуны үстерү буенча материаллар белән танышырга мөмкин. 

«Интеллект-Центр» нәшриятының әдәбият исемлеге

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: