Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы педагогик хезмәткәрләре өчен онлайн-семинарлар сериясе
|
2020 елның 18-19 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм начар социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, Әлмәт муниципаль районының «5 бир!» 21 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе базасында «Укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча методик рекомендацияләр» дигән вебинар узды. |
|---|



