• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы композиторлары белән иҗади очрашулар

«Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан композиторлары белән ачык иҗади очрашулар циклы үткәрә.

Темасы «Россия композиторлар мәктәбендә яңа тенденцияләр» дип аталган беренче чара булып «Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең композиция һәм музыка теориясе кафедрасы доценты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры резиденты, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмир Низамов белән әңгәмә үткәреләчәк.

Эльмир Низамов - Татарстанның күренекле композиторларының берсе, ул Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә үз иҗатын уңышлы тәкъдим итә. Ул - симфоник, вокаль, камера-инструменталь, театр һәм кино өчен музыка авторы.

Композитор белән очрашу 2020 елның 19 ноябрендә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү актлар залында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 68.

Оештыручылар «ВКонтакте» социаль челтәрендәге вакыйгаларны «РФ педагогик сәнгате» төркемендә онлайн-трансляцияләүне планлаштыра: https://vk.com/club199138972.