|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгын үтәү максатында (2023 елның 17 апрелендәге под-806/23 номерлы «Л. Н.Толстой исемендәге укучыларның XXI Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрү турында») Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2023 елның 10 ноябрендә Казан шәһәре Яңа Савин районының Россия Герое А. В. Козин исемендәге 7 нче гимназиясе базасында укучыларның фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.
2023 елның 23 октябреннән 3 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Музыка коралларында уйнауны укытуның методик аспектлары: системалы алым» өстәмә һөнәри программасы буенча квалификация күтәрү курслары уңышлы уздырылды (куратор – әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, педагогика фәннәре кандидаты Г.Р. Мортазина).
«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 2023 елга 3 нче саны басылып чыкты. Мәкаләләр белән сайтта танышырга мөмкин: http://irortsmi.ru/
Безнең басма белән даими кызыксынуыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм журналның киләсе санында үз материалларыгызны бастырырга чакырабыз!
2023 елның 25 октябрендә Алабуга муниципаль районының «Золотой ключик» 38 нче балалар бакчасы базасында «Конструктив үзара эш итү ысулы буларак остазлык: педагог-педагогка» темасына республика семинары узды.
Семинарда методистлар, мәгариф белән идарә итү органнары (бүлекләре) белгечләре, Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.
2023 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының дәүләт йөкләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Кече мәктәп укучысының шәхесен үстерүдә цифрлы кораллар» семинары үткәрелде (чара кураторы: Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Край родной, навек любимый» төбәкара әдәби конкурсына гаризалар һәм эшләр кабул итүне дәвам итә.
Конкурста катнашу өчен 2023 елның 15 ноябренә кадәр гариза һәм таләпләргә туры китереп материалларны тапшырырга кирәк ((Нигезләмәне карарга).
.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее Россия Федерациясендә Педагог һәм остаз елын, шулай ук Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү кысаларында «Сәнгать» фән өлкәсе педагоглары өчен мәдәни-белем бирү вакыйгалары циклын дәвам итәләр.
19 октябрьдә 10.00 сәгатьтә лицей каналында «КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның белем бирү киңлеге һәм аның чор контексты белән бәйләнеше» стажировкасы трансляцияләнәчәк.
Түбәндәге сылтама буенча кушылырга мөмкин: https://www.youtube.com/watch?v=08uJc4JpMYk