• Русский
  • Татарча

Белем бирү оешмасында остазлыкны тьюторлык белән тәэмин итү

31 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белгечләре Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет мәктәп-интернаты педагогик командасы өчен проблемалы сессия үткәрделәр.

 

Әлеге чара «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгының төбәк системасын үстерү» проекты буенча Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында гамәлгә ашырылды.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге тренерлары интерактив формада оешманың актуаль проблемаларын аның җитәкче һәм педагогик коллективы белән анализлау процессын модельләштерделәр, аларны хәл итү буенча идеяләрне нәтиҗәле генерацияләү өчен шартлар тудырдылар. Сессиядә катнашучыларның үзара эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен тренерлар команда төзелеше элементларын кулландылар.

Сессия нәтиҗәсендә катнашучылар тарафыннан формалаштырылган белем бирү оешмасының кеше капиталы һәм аның эчке процессларының потенциаль үсеше векторлары барлыкка килде.

  

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты 
 

Фотогалерея: