• Русский
  • Татарча

"Заманча белем бирү: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр" электрон фәнни-методик журналының 2023 елның 3 нче саны басылып чыкты

«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон фәнни-методик журналының 2023 елга 3 нче саны басылып чыкты. Мәкаләләр белән сайтта танышырга мөмкин: http://irortsmi.ru/ 

 

 

Журнал мәкаләләре түбәндәге рубрикаларда урнаштырылган:

  • Мәгарифне үстерү институтына – 95 ел!
  • Белем бирүдә идарә итү мәсьәләләре
  • Укыту һәм тәрбияләү теориясе һәм методикасы (мәктәпкәчә, урта, һөнәри белем бирү)
  • Заманча белем бирү технологияләре
  • Педагогик тәҗрибәдән
  • Инновацион практикалар
  • Фәнни хәбәрләр
  • Редакция почтасыннан

Журналның әлеге чыгарылышында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтына нигез салынуга 95 ел тулуга багышланган истәлекле дата аерым урын алып тора. Кереш сүзендә баш мөхәррир Л. Н.Ногманова билгеләп үткәнчә, институт үзенең йөз елга якын юлын оптималь эш формасын, фәнни, матди-техник компонентны ныгытуны эзләп, өстәмә педагогик белем бирүнең югары стандартларын билгеләп үтә һәм саклый. Бу еллар дәвамында институтның төп максаты – заманча педагогның һөнәри үсеше югалмады.

Бу санда, «Редакция почтасыннан» рубрикасында, «Шәймөхәммәтов – Тевелевларның педагогик династиясе: профессиягә юл» мәкаләсе басылып чыкты (авторы Э.Р. Шәймөхәммәтова), ул автор редакциясендә урнаштырылган һәм, һичшиксез, укучының игътибарына лаек.

Безнең басма белән даими кызыксынуыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм журналның киләсе санында үз материалларыгызны бастырырга чакырабыз!

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты