• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү методистлары өчен республика семинары

2023 елның 25 октябрендә Алабуга муниципаль районының «Золотой ключик» 38 нче балалар бакчасы базасында «Конструктив үзара эш итү ысулы буларак остазлык: педагог-педагогка» темасына республика семинары узды.
Семинарда методистлар, мәгариф белән идарә итү органнары (бүлекләре) белгечләре, Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Семинарда катнашучылар мәктәпкәчә белем бирү оешмасында остазлык оештыруның төрле аспектларына багышланган педагогик остаханәләрдә булдылар. Алабуга районы педагоглары үз тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр, семинарда катнашучылар өчен мастер-класслар үткәрделәр.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Абдуллина Рузилә Вәгыйз кызы катнашты.

#ПедагогОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты
 

Фотогалерея: