|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2023 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында «Дислексия, дисграфия, дизорфография: балаларга ярдәм итүнең нәтиҗәле стратегияләре» республика семинары оештырылды һәм үткәрелде. Семинар эшендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән 55 педагог катнашты.
2023 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре катнашында «Мәктәпкәчә белем бирү: тәрбиянең актуаль мәсьәләләре» дип аталган түгәрәк өстәл үткәрде. Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доцентлары С.Н. Башинова һәм Р. И. Латыйпова чараның модераторлары булды.
2023 елның 14 ноябрендә «Мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү чаралары үткәрү» темасына вебинар узды.
Укыту-методик эш буенча проректор Хохлов Александр Викторович вебинарда катнашучыларга сәламләү сүзендә сыйныф җитәкчесенең мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү эшен планлаштыруда һәм үткәрүдә мөһим ролен билгеләп үтте.
Александр Викторович үз чыгышында аңлатканча, һөнәри юнәлеш бирү Татарстан Республикасының кадрлар потенциалын тәэмин итүне максат итеп куя.
2023 елның 26 сентябреннән 14 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан ТР шәһәрләре һәм районнары муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләренең (идарәләренең) методистларын, башлангыч сыйныф укытучылары район методик берләшмәләр җитәкчеләрен «Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә кертү шартларында педагогны методик тәэмин итүне оештыру» программасы буенча укыту оештырылды (куратор – Хәмитова Г.Р.).
Хөрмәтле Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сезгә 2024 елга Татарстан Республикасының шәхси квалификациясен күтәрү системасы кысаларында өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программалары буенча укуның перспективалы план-графигын тәкъдим итә.
#ПедагогаОстазЕлы #ПедагогЕлы2023 #ОстазЕлы2023 #ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгын үтәү максатында (2023 елның 17 апрелендәге под-806/23 номерлы «Л. Н.Толстой исемендәге укучыларның XXI Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрү турында») Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2023 елның 10 ноябрендә Казан шәһәре Яңа Савин районының Россия Герое А. В. Козин исемендәге 7 нче гимназиясе базасында укучыларның фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.