
2025 елның 2 июлендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесендә ел саен үткәрелә торган «Инклюзив белем: теория һәм практика» VII Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференцияне психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы оештыра. Конференциядә Татарстан Республикасы һәм Россиядә инклюзия өлкәсендә эшләүче 720дән артык белгеч катнашты.
Конференциянең максаты – инклюзив белем бирүнең әһәмияте турында җәмгыятьнең хәбәрдарлыгын арттыру, инклюзив белем бирү өлкәсендә эшләүче педагогларның һәм белгечләрнең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, инклюзив белем бирү өлкәсендә уңышлы практикалар һәм методик эшләнмәләр белән алмашу өчен платформа тәэмин итү. Экспертлар составында фәнни җәмәгатьчелек, дәүләт учреждениеләре, коммерцияле булмаган сектор вәкилләре чыгыш ясады. Практик тәҗрибә уртаклашу, тере аралашу һәм конструктив диалог булдыру, инклюзив практиканы алга җибәрү юлларын эзләү – әлеге чараның төп юнәлешләре.
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Шәрифҗанова К.Ш. конференция барышында мультимәдәни инклюзив белем бирү тенденцияләре: Татарстан Республикасында иң яхшы практикалар тәҗрибәсе турында фикер алышырга тәкъдим итте. «Үзәк психологик-медик-педагогик комиссия «Республика психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ермолаева Н.А. сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид балаларга белем бирү маршрутын эшләүнең мөһимлеге турында сөйләде. Конференциядә катнашучыларга сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче гаиләләрдә балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүнең психологик-педагогик аспектлары турында фәлсәфә фәннәре кандидаты, валеологик эстетика фәнни юнәлеше авторы, «Әкият» ТР аутистик спектры бозылган һәм менталь тайпылышлары булганнарга ярдәм итү методик үзәге җитәкчесе, Татарстан Республикасының «Яшьләр һәм уңышлылар» төбәк иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе, «Позитив гадәтләр мәктәбе» федераль проекты кураторы М.Ю. Герасимова сөйләде.
Аутистик спектры бозылган балалар өчен үзбилгеләнүнең рациональ алгоритмын билгеләүнең мөһимлеге турындагы доклад белән социаль сәясәт һәм инклюзив белем бирү буенча проректор, «ТИСБИ «Идарә университеты» югары белем бирү учреждениесенең педагогика һәм психология кафедрасы доценты Е.В. Мелина, «ТИСБИ «Идарә университеты» югары белем бирү учреждениесенең инклюзив белем бирү институтының инклюзив мәктәпләр белән эшләү буенча белгече А.А. Епифанова чыгыш ясадылар. «Яңа Планета» АВА-үзәге» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры С.А. Салихова менталь тайпылышлары булган балаларга һәм аларның гаиләләренә комплекслы системалы ярдәм күрсәтү проблемаларын күтәрде. Уңышлы практикалар мисалларын «Тормышка юл» инклюзив укыту-методик үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының методик юнәлеше җитәкчесе урынбасары Горбач О.А., IBP-II АВА-инструкторы, Казан шәһәре Совет районының «79 нчы номерлы экологик-технологик лицее» педагог-психологы, Вахитов районының «1 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» директоры Фәйзуллина О. С., психология фәннәре кандидаты, доцент, психотерапевт, КФУның «МЫ ВМЕСТЕ» балалар бакчасы мөдире Садретдинова Э.А., КФУның «МЫ ВМЕСТЕ» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Лукьянова О.В., КФУның «МЫ ВМЕСТЕ» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Исмәгыйлева Э.Ф., Казан шәһәре Идел буе районының, «97 нче номерлы рус-татар гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү
учреждениесе педагог-психологы Чувашлова Р.И. тәкъдим итте.
Эш онлайн режимда барды, чатта катнашучылар белән актив элемтәдә тордылар. Чараның материаллары (тезислар һәм презентацияләр) катнашучыларга җибәрелде.