• Русский
  • Татарча

Россия халыкларының 36 теле укытучылары «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» конкурсында катнаштылар

«Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы старт алды. Конкурста укытучылар гына түгел, туган телләрендә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләре дә катнаша.

«Өченче тапкыр без иң яхшы туган тел укытучыларын җыя торган конкурс үткәрәбез. Әлеге проектның төп миссиясе – Россиянең тел һәм мәдәни күптөрлелегенә ярдәм итү. Туган телләрне саклауда һәм популярлаштыруда укытучылар һәм тәрбиячеләрнең ролен бәяләп бетереп булмый. Педагоглар үсеп килүче буынга уникаль белемнәрне, гореф-гадәтләрне кадерләп тапшыралар. Безнең конкурста тәкъдим ителгән телләр саны артуын горурланып билгеләп үтәбез – быел алар 36: бу киң таралган телләр дә, аз санлы халыкларның телләре дә», – дип билгеләп үтте РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов.

Педагоглар конкурста Россия халыкларының 36 телен тәкъдим итәчәк. Бу – шул исәптән рус, татар,чечен, башкорт телләрендә сөйләшүчеләр саны буенча иң эреләре. Шулай ук кече телләр дә бар: вепс теле, долган теле, коряк теле, нанай теле, ненец теле, нивх теле, удегей теле, ханты теле, шор теле һәм эвенк теле.

Конкурс ике этаптан тора: төбәк һәм йомгаклау этаплары. Үз чиратында, конкурсның йомгаклау этабы өч турда уза: читтән торып, беренче һәм икенче туры турлар.

Ел дәвамында төбәкләрдә иң яхшы туган тел укытучыларын сайлыйлар. Аннары, йомгаклау этабы барышында, катнашучылар видео визиткалар тәкъдим итәләр, аларда үзләре, педагогик казанышлары һәм һөнәри күнекмәләре турында сөйлиләр.

Йомгаклау этабының көндезге сынаулары Татарстан Республикасында 17 сентябрьдә башлана. «Укытучы-профессионал»ның беренче турында конкурсантлар жюри һәм җирле укытучылар бергәлегенә үзләренең һөнәри компетенцияләрен күрсәтәчәкләр, ә аннары бу телне белмәгән укучылар өчен туган тел яки әдәбият буенча кереш дәрес үткәрәчәкләр.

Иң күп балл җыйган унбиш педагог икенче турда катнаша. Икенче тур «Сыйныф сәгате» һәм «Мастер-класс» сынауларыннан тора. Беренчесе барышында катнашучылар мәктәп укучылары белән дәрестән тыш чара үткәрәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча конкурсның биш лауреаты игълан ителәчәк, алар «Мастер-класс» йомгаклау сынавына кертеләчәк.

Аның максаты – жюрига һәм профессиональ бергәлеккә тел һәм әдәбиятка өйрәтүдә үз педагогик методикасының нәтиҗәлелеген күрсәтү.

«Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсында ике тур нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган лауреат җиңүче дип танылачак.

Конкурс сынауларыннан тыш, йомгаклау этабында киң методик һәм мәдәни программа планлаштырылган, финалистлар тел белемендә иң яхшы педагогик практикалар белән таныша һәм Татарстан Республикасы мәдәнияте белән таныша алачак.

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсы җиңүчесен һәм призерларын игълан итү тантанасы 21 сентябрьдә Казанда узачак.

Көндезге турлардагы конкурс чаралары турында тулырак мәгълүмат конкурсның рәсми сайтында урнаштырылган.

Белешмә өчен

«Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2022 елдан бирле үткәрелә. Оператор – Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты.

2022 елда бәйгенең җиңүчесе булып Төньяк Осетия – Алания Республикасыннан осетин теле укытучысы Яна Бекоева, ә 2023 елда Владимир өлкәсеннән туган рус теле укытучысы Артем Гусев танылды. «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы Казанда узачак, анда Казанның 41 нче урта гомуми белем мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе 2023 елгы конкурста җиңүче Айсылу Лотфуллина эшли.

РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча