• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты “Яшүсмерләрнең үз-үзләрен аутоагрессив тотышын беренчел профилактикалауны оештыру” дип исемләнгән белем күтәрүнең өстәмә һөнәри программасын гамәлгә ашырды

2019 елның 8 – 19 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы “Яшүсмерләрнең үз-үзләрен аутоагрессив тотышын беренчел профилактикалауны оештыру” дип исемләнгән белем күтәрүнең өстәмә һөнәри программасын гамәлгә ашырды. Әлеге программа буенча 66 педагогика хезмәткәре белем алды. Төркемнәрнең кураторлары һәм фәнни җитәкчеләре: педагогика фәннәре кандидаты, психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы мөдире Шәрифҗанова К.Ш. һәм психология фәннәре кандидаты, психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы доценты Кедрова И.А.

Әлеге программа җитәкче һәм педагогик кадрларның, педагог-психологларның, социаль педагогларның, өстәмә белем бирү педагогларының, педагог-оештыручыларның, интернатлар һәм балалар йортлары тәрбиячеләренең, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының, методистларның, психологик-педагогик һәм медицина-социаль үзәкләре белгечләренең белемнәрен күтәрүгә йөз тота, социаль җайлашуны арттыру аша үз-үзеңне суицидаль тотуны беренчел профилактикалау буенча һөнәри эшчәнлек өчен яңа компетенцияләрне камилләштерүне яки алуны, укыту һәм тәрбия процессы вакытында психологик сәламәтлекне саклау һәм ныгытуны максат итеп куя.

Программа үз-үзеңне аутогрессив тоту рәвешендәге яшүсмерләр девиациясе проблемаларына багышлана. Педагогларның белемнәрен күтәрү кысаларында яшүсмерләрнең психик сәламәтлеген ныгытуга ярдәм иткән психологик куркынычсыз мохит тудыру мәсьләләре тикшерелде.

Аеруча зур игътибар белем бирү мохитында беренчел профилактика программаларына бирелде. Тыңлаучылар куркынычлы балалар төркемнәре белән профилактика эшләре өчен мөһим булган инновацияле технологияләр һәм диагностик материааллар белән танышты.

Стажировка мәйданчыклында эшләү һөнәри югарылыкка куелган иде һәм курслар тыңлаучыларында уңай тәэсирләр калдырды. Укыту йомгаклау аттестация эшләрен яклау белән тәмамланды. Йомгак аттестация эшенең форматы педагогика хезмәткәрләренең категорияләренә бәйле иде. Квалификация таләпләре булмаган тыңлаучылар үз проектларын, югары һәм беренче квалификацион категориягә дәгъва кылучылар һәм методистлар “Мин тормышны сайлыйм” методик кейсын тәкъдим итте, мәгарифнең җитәкче хезмәткәрләре “Мәгариф учреждениеләрендә суицидны профилактикалау дәрәҗәләре” дип исемләнгән суидцидаль превенцияләрне проектлаштырды.

Белем күтәрү нәтиҗәләренә йомгак ясаганда тыңлаучылар кафедра профессор-укытучылар составының югары дәрәҗәдәге профессиональлеген, уку программасының эчтәлеге гамәли юнәлешкә корылган булуын, уку процессының яхшы оештырылуын билгеләп уздылар. Тыңлаучылар һөнәри компетенцияләрен камилләштерү мөмкинлеге алганнары, белем күтәрү процессында уңайлы психологик климат тудырылганы өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.

Фотогалерея