• Русский
  • Татарча

«Технология» фән өлкәсен укытуда модульле якын килүне гамәлгә ашыру: «Робототехника» һәм «3D модельләү, прототиплау, макетлау» Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләре өчен семинар-практикумы 

«Технология» фән өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыкның юл картасы чаралары кысаларында 2023 елның 1 мартында Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләре өчен «Технология» фән өлкәсен укытуда модульле якын килүне гамәлгә ашыру: «Робототехника» һәм «3D модельләү, прототиплау, макетлау» семинар-практикумы узды.

 

Чара Казан шәһәренең Вахитов районы 98 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Кванториум мәктәп технопаркы базасында оештырылды. Әлеге семинар-практикум 2022 елда «Технология» федераль инновацион мәйданчыгы тарафыннан уздырылган гамәли юнәлешле чаралар циклын дәвам итте. 

Семинарда катнашучылар өчен сәламләү сүзе белән 98 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры вазифаларын башкаручы Зарубежнова Евгения Михайловна чыгыш ясады, ул мәктәп Кванториумы эшен гамәлгә ашыру тарихы һәм форматы турында сөйләде. Технология укытучылары өчен робототехник җиһазларда эшләү буенча мастер-классны Казан шәһәре Вахитов районындагы 98 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең информатика һәм робототехника укытучысы Гыйзатуллина Ирина Финусовна үткәрде. Катнашучылар игътибарына робот техникасы өчен төрле электрон конструкторлар тәкъдим ителде: «Амперка Матрёшка» Arduino, «Йодо», «Малина» платформасы нигезендә «Интернет әйберләр» инженерлык системаларының программалаштырылган модельләре конструкторы.

Семинарда катнашучыларга Lego Education робототехник җыелмасы базасында «Бии торган робот» җыю һәм программалаштыру буенча практик эш башкарырга тәкъдим ителде. Тәкъдим ителгән программаның адымлы инструкцияләрен үтәп, катнашучылар, парлап эшләгәндә, роботны җыйдылар һәм аны хәрәкәткә китерә торган программа яздылар. Семинарда катнашучыларның күбесе әлеге практикага беренче тапкыр юлыкты һәм бу эшнең һәркем өчен ачык булуына гаҗәпләнделәр. 

Семинар спикеры И.Ф. Гыйззәтуллина «Робототехника» һәм «3D модельләштерү, прототиплау, макетлау» модульләре буенча дәресләр оештыруда укытучылар өчен файдалы киңәшләр бирде: робототехника буенча дәресләр ничек алып барырга, нинди сайтлардан мәгълүмат алырга, укучыларның яшь категориясе нигезендә нинди конструкторларны кулланырга мөмкин, шулай ук җиһазлар булмаганнар өчен киңәшләр бирде.

Семинарга йомгак ясап, педагог-катнашучылар фикеренчә, аларда үзләренең белем бирү эшчәнлеген алга таба да оештыруга ышаныч арткан, «Робототехника» һәм «3D модельләү, прототиплау, макетлау» модульләрен укыту методикасын гамәлгә ашыру һәм укытуга кызыксыну арткан.   

Семинар трансляциясе язмасы:
https://drive.google.com/file/d/1z7B6XBeaPjF3v4oAO20I_PBzDNmvjSyR/view?u...

Фотогалерея: