2019 елның 15 – 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы тарафыннан 2019 елга Дәүләт биремен гамәлгә ашыру (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2018 елның 29 декабрендәге № под-2014/18 боерыгы) кысаларында педагог-психологларны “Мәгарифтә Гамәли психология хезмәте эшчәнлегенең стратегик юнәлешләре: ярдәмнең яңа бурычлары” белем күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укыту үткәрелде.
Тыңлаучылар категориясе Татарстан Республикасының Азнакай, Сарман районнарының, Түбән Кама, Казан, Чистай, Яшел Үзән, Нурлат, Чаллы шәһәрләренең мәктәпкәчә, гомумбелем һәм урта һөнәри белем оешмаларында эшләүче педагог-психологларыннан гыйбарәт иде.
Белем күтәрүнең нигезенә салынган төп фәнни-методик тема – мәгарифтәге үзгәрешләрнең хәзерге шартларында укучыларга һәм тәрбияләнүчеләргә психологик ярдәм итүгә яңа бурычлар кую.
Әлеге программа педагог-психологларга төрле категория укучыларга психологик ярдәм күрсәтү бурычларын чишү өчен мөһим булган һөнәри компетенцияләрен формалаштыруга, психологик яктан куркынычсыз белем бирү һәм үстерешле социаль мохит тудыруны проектлауга, һәм шулай ук педагогларга һәм ата-аналарга психологик ярдәм итүнең стратегик юнәлешләренә максат итеп куелган иде.
Белем күтәрү программасының эчтәлеген үзләштерүне тыңлаучылар ерактан торып һәм көндезге бүлектә укып тормышка ашырдылар.
Ерактан торып уку “Куркынычсыз белем бирү мохитын проектлауның заманча норматив-хокукый һәм концеаптуаль-методологик нигезләре” темасы буенча гамәлгә ашырылды.
Ерактан торып уку модулендә тәкъдим ителгән эчтәлекне сайлау очраклы гына түгел: психологик ярдәм күрсәтүнең актуаль темалары булып мәгарифтәге гамәли психология эшчәнлеген норматив-хокукый көйләү мәсьләләре, экстремизмга, терроризмга һәм ришвәтчелеккә каршы тәрбияне, укучылар белән, шул исәптән махсус белем алу ихтыяҗлары булган укучылар белән дә, адреслы эшләүнең психологик-педагогик нигезләрен оештыру (сәләтле укучылар, үз-үзләрен девиант тоткан балалар: агрессив, тыелган матдәләр кулланган, суицизм омтылышы булганннар) санала.
Көндезге бүлектә уку лекция-гамәли дәресләр, фәнни дискуссияләр, практикумнар, семинарлар һ.б аша уку аудиторияләрендә һәм стажировка мәйданчыкларында гамәлгә ашырылды. Аеруча зур игътибар укучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү процессында килеп туган конкрет педагогик хәл-халәтләрне анализлауга юнәлтелде.
Стажировка тыңлаучыларның белемен күтәрү программасын оештыруның төп формаларының берсе булды һәм педагог-психологлар өчен аларның психологик ярдәм күрсәтү бурычларын чишүдә кирәк булган һөнәри компетенцияләрен гамәли яктан камилләштерүгә юнәлтелде: психопрофилактика, психодиагностика, психокоррекция һәм үсеш, шулай ук белем бирү мохитының психологик иминлеге экспертизасы.
Белем күтәрүнең әлеге моделе үзен яхшы яктан танытты һәм белгечләрдә түбәндәге һөнәри компетенцияләрне формалаштыру мөмкинлеге тудыра:
- ата-аналарның (законлы вәкилләрнең), педагогларның, укытучыларның һәм мәгариф оешмасы администрациясенең психологик-педагогик компетентлылыгын күтәрү алымнарын үзләштерү;
- мәгариф оешмасының бирелгән үсеш критерийлары буенча психологик экспертиза үткәрү;
- мәгариф оешмалары педагогларына укучыларның индивидуаль-психололгик үзенчәлекләрен, белем бирү технологияләрен исәпкә алып сайлау мәсьләләре буенча консультацияләр бирү;
- белем бирү эшчәнлегенең методларын һәм чараларын куллануның бирелгән параметрлары буенча психологик мониторинг һәм анализ үткәрү;
- педагоглар белән берлектә белем бирү процессын камилләштерү буенча проект эшчәнлеген һәм белем бирү шартларын проектлауның нәтиҗәләрен бәяләүне оештыру һәм тормышка ашыру.