• Русский
  • Татарча

“Мәгариф оешмасында белем бирүнең сыйфатын бәяләү системасы: методологик һәм технологик чаралар” белем күтәрү программасын гамәлгә ашыру тәмамланды

2019 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары җитәкчеләре урынбасарлары өчен “Мәгариф оешмасында белем бирүнең сыйфатын бәяләү системасы: методологик һәм технологик чаралар” темасына белем күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча көндезге уку модулен гамәлгә ашыру тәмамланды. Аның күләме – 108 сәгать иде.

Программада түбәндәге темалар каралды:

  • “Белем бирүнең сыйфаты белән идарә концепциясе. Педагогның һөнәри стандартын гамәлгә ашыру шартларында директор урынбасарының функциональ бурычлары”, Тахтамышева Г.Ч., педагогика фәннәре кандидаты, ТР Мәгарифне үстерү институты доценты;
  • “ФДББС таләпләренә тәңгәл китереп бүгенге көн дәресен проектлаштыру”, Турутина Л.В., инновацияле эш буенча тьютор, Казан шәһәре Киров районының 152 нче гимназиясе директор урынбасары;
  • “Белем бирүнең сыйфаты: җаваплылык һәм вәкаләтләр баскычлары”, Хәмитов Р.Г., педагогика фәннәре кандидаты, ТР Мәгарифне үстерү институтының икътисадый һәм стратегик үсеш буенча проректоры;
  • “Белем бирүнең сыйфатын бәяләү системасында бәяләү процедураларының роле”, Сәгыева Г.Х., сәнгать фәннәре кандидаты, ТР Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эш буенча проректоры;
  • “Укучыларның уку мөмкинлекләрен педагогик диагностикалау”, Машанина Е.Б., КФУның Лобачевский исемендәге лицее уку-укыту эшләре буена директор урынбасары;
  • «“Укучыларның төрле категориясе белән адреслы эшләүнең психологик-педагогик нигезләре. Педагогның һөнәри талчыгуын профилактикалау”, Герасимова В.В., психология фәннәре кандидаты;
  • Белем бирүнең сыйфатына заманча бәяләмәләр: ватан һәм чит илләр тәҗрибәсе, үсеш тенденцияләре”, Исланова Н.Н., фәлсәфә фәннәре кандидаты, ТР Мәгарифне үстерү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре;
  • “Agile – дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә үзара нәтиҗәле педагогик хезмәттәшлекне оештыруның инновацияле чарасы”, Гыйльманова Е.С., ТРның Биектау районы Биектау 1 нче урта мәктәбе директоры.

Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә 40 тыңлаучы үзләренең белем бирүнең сыйфатын бәяләү системасы буенча практик осталыкларын һәм күнекмәләрен стажировка мәйданчыклары эше кысаларында камилләштерү мөмкинлегенә ия булды:

  1. Казан шәһәре Яңа Савин районының 170 нче урта гомумбелем мәктәбе базасында “Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларның бәяләү эшчәнлеген үлчәү системасын формалаштыру” темасына;
  2. КФУның Лобачевский исемендәге лицее базасында “Белем бирүнең сыйфатын бәяләү системасы” темасына.

Уку “СОКО модельләштерүнең кейс-технологияләре” темасына йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды. Аның кысаларында педагоглар, төркемнәрдә эшләп, ике юнәлеш буенча кейслар модельләштерделәр: а) кейс мәгариф оешмасында СОКО планлаштыру баскычлары буенча прожектив халәтне күзаллады; б) кейс мәгариф оешмасының СОКОсын рейтинг урынын исәпкә алып модельләштерде.

Укулар тәмамлангач та, тыңлаучылар тарафыннан өйрәнелгән барлык материаллар ТР Мәгарифне үстерү институты сайтының ерактан торып уку модуленә урнаштырылды. Нәтиҗәләр ясаганда тыңлаучылар лекторларның югары профессиональлеген, программаның гамәли юнәлешле характерлы булуын, укуның барлык этапларында да аның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп уздылар. Тыңлаучылар үзләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү һәм хезмәттәшләре белән һөнәри аралашу мөмкинлеге алганнары өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.

Фотогалерея