• Русский
  • Татарча

Республика педагогика хезмәткәрләре “Белем бирү процессын оештыруда предметара технологияләр” проблемасы буенча белемнәрен күтәрде

2019 елның 25 мартыннан 5 апреленә кадәр Дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында математик һәм табигый-фәнни белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары педагогика хезмәткәрләрен “Белем бирү процессын оештыруда предметара технологияләр” дип исемләнгән белемнәрне күтәрүнең өстәмә һөнәри белем программасы буенча укыту үткәрде (күләме – 96 сәгать, кураторы – Г.Х. Әхмәтшина).

Белем бирү программасының төп максатларының берсе – укучыларның уңай кызыксыну-омтылышларын формалаштыруда практик әһәмияте, ул берүк вакытта аның эчтәлегенең актуальлеген дә билгели һәм түбәндәге темаларны ачып бирә:

  • Мәгариф системасында инновацияләр;
  • Укытуның технологияләрен, методларын, алымнарын һәм эшне оештыруның формаларын сайлау;
  • Уку һәм дисциплинара программаларны үзләштерү;
  • Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру һәм үстерү;
  • ИКТ-технологияләр куллану өлкәсендә компетентлылыкны формалаштыру һәм үстерү;
  • Мәгънәви уку стратегиясе һәм текст өстендә эшләү;
  • Проект эшчәнлегенең нигезләрен формалаштыру.

Белем бирү процессында предметара технологияләрне куллануның гамәли алымнары белән тыңлаучылар республика мәгариф оешмалары базаларында үткән стажировкалар вакытында таныштылар. Болар:

Казан шәһәре Киров районының 57 нче урта рус-татар гомумбелем бирү мәктәбендә – “Укытуның метапредмет нәтиҗәләрен формалаштыру нигезе буларак предметара технологияләр”;

Казан шәһәре Мәскәү районының 75 нче гимназиясендә – “ФДББС таләпләре яссылыгында физика-математика предметлары дәресләрен конструкторлаштыру өчен белем бирү технологияләре һәм аларны куллану”;

Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының 1 нче лицеенда – “Баланың индивидуаль траекториясе һәм тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләре мөмкинлеге буларак дәрестән тыш эшчәнлек”;

Казан шәһәре Совет районының аерым предметларны тирәнтен өйрәнү буенча 15 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә – “ФДББС: табигый-математик цикл предметларына интеграцияләү процессында уку-укытуны, дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру”.

Фотогалерея