• Русский
  • Татарча

“Мәгариф оешмаларының эшчәнлегендә иҗади үзүсеш педагогикасы” методологик семинары

2019 елның 28 мартында Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Малышев исемендәге Столбище урта гомумбелем бирү мәктәбендә һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрне үстерү бүлеге (бүлек җитәкчесе А.Э. Юнысов) конференциянең оештыру комитеты белән берлектә “IV Андреев укулары: шәхеснең иҗади үзүсешенең заманча концепцияләре һәм технологияләре” халыкара катнашуындагы фәнни-гамәли конференция кысаларында “Мәгариф оешмаларының эшчәнлегендә иҗади үзүсеш педагогикасы” дип исемләнгән методологик семинар үткәрде.

Методологик семинар эшендә Казан, Әлмәт һәм Иннополис шәһәрләренең, Буа, Биектау, Кайбыч һәм Лаеш муниципаль районнарының мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары, директор урынбасарлары һәм педагоглары, ТР Мәгарифне үстерү институты һәм КФУ педагогик һәм фәнни хезмәткәрләре катнашты. Методологик семинар утырышында барлыгы 57 кеше катнашты. Методологик семинарны алып баручы — ТР Мәгарифне үстерү институтының һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрне үстерү бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ризидә Миңнехан кызы Әхмәтшина булды.

Методологик семинарда мәгариф оешмалары эшчәнлегендә иҗади үзүсеш педагогикасына кагылышлы теоретик, методологик һәм гамәли мәсьәләләр хакында фикер алышынды.

Методолгик семинарда чыгыш ясаучылар:

  • ТР Мәгарифне үстерү институтының фәнни һәм инновацияле эшчәнлек буенча проректоры, педагогика фәннәре кандидаты Татьяна Владимировна Яковенко конференцияләрдә катнашучыларны сәламләде һәм “Яшь педагогларны һөнәри үстерү: проблемалар һәм перспективалар” дигән темага доклад белән чыгыш ясады;
  • ТР Мәгарифне үстерү институтының педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Кадрия Шәүкәт кызы Шәрифҗанова “Иҗади үзүсешне мотивлаштыруу” темасына доклад;
  • ТР Мәгарифне үстерү институтының һөнәри һәм шәхескә бәйле компетенцияләрне үстерү бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, икътисад фәннәре кандидаты Раил Рим улы Хуссамов “Мәгарифне санлаштыру шартларында укучыларның иҗади үзүсешендә уку проектларының роле” темасына доклад;
  • ТР Мәгарифне үстерү институтының Мәгарифне үстерү стратегияләрен гамәлгә ашыру үзәге фәнни хезмәткәре Светлана Николаевна Корнева “Педагогларның иҗади үзүсеш нигезе буларак “РОСНАНО Мәктәп лигасы” федераль проектының инновацияле белем бирү программаларында катнашу” темасына доклад;
  • Татарстан Республикасы Яшь педагоглар советы рәисе, Казан шәһәре Вахитов районының 1 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Рөстәм Айрат улы Кәримов “Укытучыларның иҗади үзүсеш мәйданчыгы буларак Яшь педагоглар советы” дигән доклад;
  • ТРның Лаеш муниципаль районы Имәнкискә урта гомумбелем мәктәбе директоры Алия Мөхәммәтҗан кызы Шәймөхәммәтова “Белем бирү процессында инновацияле технологияләр куллануның нәтиҗәлелеге” темасына доклад;
  • Казан шәһәре Совет районының “Балалар академиясе БИҮ”нең методик бүлеге җитәкчесе Анна Александровна Титова “Педагогларның үз-үзләрен инновацияле тотышының методларын формалаштыру һәм үстерү” темасына доклад;
  • Казан шәһәре Идел буе районының “Фарватер 78 нче лицей” директоры урынбасары Зөһрә Наил кызы Тумакаева “Педагогларның һөнәри үсешен оештыруның эчке мәктәп форматлары” темасына доклад.
  • 1 нче Биектау урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры, Россия Федерациясенең гомуми белем бирүнең почетлы хезмәткәре Елена Сергеевна Гыльманова «Agile – нәтиҗәле педагогик үзара хезмәттәшлекне оештыруда инновацияле алымнар” темасына доклад;
  • Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 119 нчы урта гомумбелем мәктәбе укытучысы, “Укытучылар өчен зур бурычлар” Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе (Сочи шәһәре, 2018 ел) Сергей Иванович Родыгин “Һөнәри конкурс шартларында укытучыны иҗади үстерү” темасына доклад;
  • “Иннополис мәктәбе” укытучысы, ТР Яшь педагоглар советы рәисе урынбасары Дмитрий Сергеевич Шакирҗанов “Укытучының үзүсеше” темасына доклад;
  • • Казан шәһәре Идел буе районының 6 нчы гимназиясе башлангыч сыйныф укытучылары Гөлнара Ренат кызы Садриева һәм Резедә Фәрит кызы Любицкая “ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында дәресләрдә укытуның интерактив методлары” темасына доклад.

Методологик семинар нәтиҗәләре булып түбәндәгеләр саналды:

  1. катнашучыларны белем бирү оешмалары педагогларының иҗади үзүсешен өйрәнүдә тупланган фәнни тәҗрибә белән таныштыру;
  2. хәзерге шартларда педагогларның иҗади үзүсешенең төбәк тәҗрибәсе турында фикер алышу һәм тарату;
  3. 2020 елда V Андреев укулары үткәргәндә яшь педагоглар секциясен оештыру турында карар.

Сайттан фотолар: https://cloud.mail.ru/stock/BhiJQyoNYbGbnxU39G3ZmfNC

Файлы будут храниться до 03.07.2019

Фотогалерея