• Русский
  • Татарча

"Инклюзив белем бирү практикасы: инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыруда педагогларның һөнәри партнерлыгы (инклюзиянең социаль-мәдәни аспектлары)" IV Республика фәнни-гамәли конференциясе)

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы тарафыннан 2021 елга дәүләт биреме һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы йөкләмәләре нигезендә 2021 елның 29 мартында онлайн-режимда «Инклюзив белем бирү практикасы: инклюзив мәгарифне гамәлгә ашыруда педагогларның һөнәри партнерлыгы (инклюзиянең социомәдәни аспектлары)» IV Республика фәнни-гамәли конференциясе оештырылды һәм үткәрелде.

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе 2017 елдан башлап безнең илдә һәм Татарстан Республикасында инклюзив белем бирүне үстерүнең актуаль проблемалары турында фикер алышу мәйданчыгы булып тора.

Конференция эшендә Татарстан Республикасының 750 педагогик хезмәткәре катнашты.

Конференция программасы нигезендә пленар утырышта, секция утырышында докладлар һәм чыгышлар тыңланды һәм тикшерелде. Сәламәтлекләре чикләнгән балаларның төрле категорияләре белән эшләү тәҗрибәсен чагылдыручы чыгышларда мөмкинлекләре чикләнгән затларның социаль интеграциясе технологияләре, программалары каралды, социаль-мәдәни инклюзия үсешенең актуаль проблемалары, шул исәптән белем бирү сәяхәтләре һәм экстремаль туризм, киртәләрсез инклюзив мохит: дөнья картасы, сәнгать аша реабилитация турында фикер алышынды. Конференциядә катнашучылар «Bezgraniz Couture» уникаль халыкара социаль проекты, шулай ук инклюзив мәгариф киңлегенең мәдәни нигезләре белән таныштылар. Күчмә онлайн мәйданчыкларның эше профессиональ кызыксыну уятты, анда спикер-практиклар интеллект һәм күрү сәләте бозылган балаларны социальләштерү тәҗрибәсе, шулай ук «Сөйләм көче» логопед үзәгенең эш юнәлешләре белән уртаклаштылар.

Конференция эше нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде, оештыру комитеты әгъзалары һәм анда катнашучылар ел саен мондый конференцияләр үткәрүнең максатка ярашлы булуы турында нәтиҗә ясадылар, киләчәктә дә педагогик һәм фәнни җәмәгатьчелек даирәсендә нәтиҗәле аралашу, тәҗрибә уртаклашу, инклюзив белем бирү мәсьәләләрен һәм проблемаларын хәл итү һәм фикер алышу мөмкинлегенә ия булу максатыннан килделәр.

Фотогалерея: