• Русский
  • Татарча

Казан шәһәре Яңа Савин районының 103 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Укытучының тотрыклы эмоциональ халәте һәм белем бирү сыйфаты» семинары

2020 елның 13 октябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәре Яңа Савин районының 103 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Укытучының тотрыклы эмоциональ халәте һәм белем бирү сыйфаты» темасына вариатив чара үткәрде.

Анда 45 кешедән торган мәктәп педагогик хезмәткәрләре катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының математика һәм табигый-фәнни белем бирү кафедрасы доценты Р.Р. Исмәгыйлеваның укучыларның иҗади үсешендә укыту-тикшеренү һәм проект эшләренең роле турында чыгышыннан башланды. Чараны Казан шәһәре Яңа Савин районының 103 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Р. Н. Хәбибуллин «Белем бирү сыйфаты - нәрсә ул?» чыгышы белән дәвам итте. Чит телләр укытучысы А.Р. Идрисова һәм директорның укыту эшләре буенча урынбасары О. М. Анфеногентова мастер-классында катнашучылар кайбер мәгълүмати технологияләрне үзләштерделәр. Семинарга мәктәп психологы Э.И. Сәгъдиеваның гамәли күнегүләре белән «Укытучының тотрыклы эмоциональ халәте һәм белем бирү сыйфаты» дигән лекциясе нәтиҗә ясады.

Фотогалерея