• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Яшүсмерләрнең аутоагрессив тотышын беренчел профилактикалауны оештыру» өстәмә квалификация күтәрү һөнәри программасын тормышка ашыра

2020 елның 13 апреленнән 24 апреленә кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы тарафыннан «Яшүсмерләрнең аутоагрессив тотышын беренчел профилактикалауны оештыру» проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды һәм 51 педагогик хезмәткәр укытылды. Төркемнең кураторлары һәм фәнни җитәкчеләре – Психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Шәрифҗанова К.Ш. һәм Психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Кедрова И.А.

Программа аутоагрессив тотыш рәвешендәге яшүсмерләр девиациясе проблемасына багышланган. Педагогларның квалификациясен күтәрү кысаларында яшүсмерләрнең психик сәламәтлеген ныгытуга ярдәм иткән психологик имин мохит булдыру мәсьәләләре каралды. Белем бирү өлкәсендә беренчел профилактика программаларына аерым игътибар бирелде. Тыңлаучылар хәтәр төркемгә кергән балалар белән профилактик эштә кирәк булган инновацион технологияләр һәм диагностик материаллар белән таныштылар.

Уку процессы көндезге формада – лекцияләр, семинарлар, практик биремнәр, йомгаклау эшен башкару принципларына туры килсә дә, дәресләр онлайн-форматта үткәрелде, тыңлаучыларга видеолекцияләр, онлайн-консультацияләр, виртуаль стажировка һ.б. күрсәтелде. Дәрес вакытында тыңлаучылар бер-берсе белән аралаштылар һәм укытучыга сораулар бирделәр. Дәресләр курс кураторы тарафыннан алып барылды, ул техник һәм оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итте. Онлайн-интенсив дәресләр расписаниесе һәм башкаруны таләп итә торган практик эшләр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Электрон укыту үзәге сайтында һәрвакыт ачык иде.

Уку йомгаклау аттестация эшләре белән тәмамланды. Йомгаклау аттестация эшенең форматы педагогик хезмәткәрләрнең категориясенә бәйле булды. Квалификация категорияләренә таләпләр булмаган тыңлаучылар проект тәкъдим иттеләр, югары һәм беренче квалификация категориясенә ия яки дәгъва иткән тыңлаучылар һәм методистлар «Мин тормышны сайлыйм» методик кейсларын эшләделәр, җитәкче мәгариф хезмәткәрләре «Мәгариф учреждениесендә суицидны профилактикалау дәрәҗәләре» дигән суицидаль превенция моделен проектладылар.

Квалификация күтәрүгә йомгак ясаганда тыңлаучылар һөнәри компетенцияләрне камилләштерү мөмкинлеге алган, квалификацияне күтәрү барышында уңай психологик климат тудырылган өчен рәхмәт белдерделәр һәм әлеге форматтагы чараны югары бәяләделәр.