• Русский
  • Татарча

«Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм асоциаль күренешләрне профилактикалау: проблемалар һәм перспективалар» республика фәнни-гамәли конференциясе

2020 елның 24 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы тарафыннан дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм асоциаль күренешләрне профилактикалау: проблемалар һәм перспективалар» дигән еллык Республика фәнни-гамәли конференциясе оештырылды һәм үткәрелде. Конференция эшендә Татарстан Республикасының 100 педагогик хезмәткәре катнашты.

Конференция беренче тапкыр югары сыйфатлы видеоязма белән онлайн-форматта узды. Онлайн-конференцияне әзерләү процессы җыелышып үткәрелә торган чараларны әзерләп үткәрү процессыннан бик нык аерылмады: потенциаль чыгыш ясаучылар белән барлык сораулар да электрон почта, телефон яки мессенджерларда каралды. Процесста катнашучыларның барысы да мондый формага техник һәм мораль яктан күнегеп өлгергән инде. Шуңа күрә чараның цифрлы форматка күчүе аеруча кыенлык тудырмады. Без спикерларыбызга конференцияне үткәрүдә катнашканнары өчен бик рәхмәтле.

Онлайн-конференцияне алып баручы - «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Педагогика, психология һәм педагогика кафедрасы мөдире Шәрифҗанова К.Ш. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Яковенко Т.В. мөрәҗәгать итте.

Программада күрсәтелгән темалар чыгышлар, мастер-класслар һәм фикер алышулар рәвешендә тәкъдим ителделәр. Балаларның хокук бозуларын профилактикалау белән бәйле мәсьәләләр һәрвакыт актуаль булды һәм бу тема бүген укытучыларны, педагогларны гына түгел, ә һәр гражданны, шулай ук дәүләтне дә борчый. Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасының профессорлар-укытучылар составы һәм тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе хезмәткәре тарафыннан докладлар әзерләнде: кафндра мөдире Шәрифҗанова К.Ш. «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм асоциаль күренешләрне профилактикалау механизмы буларак мәктәп медиация хезмәте»; кафедра доценты Лушпаева И.И. «Белем бирү мохитендә хокук бозуларны профилактикалау: тәртип бозуларны диагностикалау һәм төзәтү мәсьәләләре»; кафедра доценты Кедрова И.А. «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның девиант тотышын профилактикалау»; кафедраның өлкән укытучысы Бадалова Э.Ю. «Яшүсмерләр арасында челтәр агрессиясе: кибербуллингтан ничек сакланырга»; лаборатория хезмәткәре Башлай Э.Х. «Изоляция шартларында яшүсмерләрнең асоциаль тотышын профилактикалау».

Практиклар балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм асоциаль күренешләрне профилактикалау буенча кызыклы эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.

«Н.Ә.Гәлләмов исемендәге Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе» ябык типтагы учреждениесе вәкилләре түбәндәге темалар буенча чыгыш ясадылар: Д.С. Тазюкова «Закон белән каршылыкта булган яшүсмерләргә социаль-педагогик ярдәм күрсәтүне ресурслар ягыннан тәэмин итү", Богатина А.А. "Ябык типтагы махсус мәктәп шартларында криминаль юнәлештәге профилактикада укучылар үзидарәсенең роле".

«Сердәш» психологик-педагогик ярдәм үзәге җитәкчесе Сабирова Н.А. «Мәктәп коллективында каныгу: профилактика, ачыклау, балалар мәрхәмәтсезлеге очракларына җавап бирү" дигән темага чыгыш ясады. "Каныгуларның һәм хокук бозуларның релевантлыгы" темасына түгәрәк өстәл узды.

Казан шәһәре Совет районы «Немец телен тирәнтен өйрәнүче 72 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» психологы М.Р. Солтанова «Алмаш марафон. Яхшы кәеф көндәлеге» темасына чыгыш ясады.

141нче гимназия психологы Фатина Мария Львовна «Капюшондагы кешегә хат" дигән тренинг дәресен («Компас» риск төркемендә балалар белән эшләү тәҗрибәсеннән) тәкъдим итте.

Барлык чыгыш ясаучылар да программа нигезендә чыгыш ясадылар һәм доклад презентациясен күрсәттеләр. Катнашучыларның аралашуына килгәндә, биредә онлайн-формат фикер алышуның гадәти алгоритмына үз төзәтмәләрен кертте. Фокус катнашучылар белән аралашуга һәм аларның чарага җәлеп ителүен тәэмин итүгә юнәлде.

Конференция чыгыш ясаучыларга сертификатлар һәм рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

Конференциянең видеоязмасы