Мәктәпкәчә белем һәм гомуми башлангыч белем ФДББСның дәвамчанлыгын тәэмин итү
![]() |
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Дәүләт биременә тәңгәл китереп, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы 2019 елның 10 апрелендә Биектау муниципаль районының Чыпчык авылы “Ромашка” балалар бакчасы базасында “Башлангыч мәктәптә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәгариф учреждениесендә заманча белем бирү практикалары” темасына семинар үткәрде. |
---|