• Русский
  • Татарча

Башлангыч белем бирү педагоглары өчен вебинар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2021 елның 29 мартында башлангыч гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагоглар өчен «Башлангыч мәктәптә тәрбия тирәлеге булдыру» темасы буенча вебинар форматында Республика семинары үткәрде.

Вебинар модераторлары :

  • Башлай Эльвира Хәмзәй кызы, ТР Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре;
  • Кузьменко Лариса Львовна, Казан шәһәре Мәскәү районының 94 нче гимназиясе директоры урынбасары, югары квалификацияле башлангыч сыйныфлар укытучысы;
  • Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире.

Вебинар кысаларында башлангыч мәктәптә тәрбия эшенең актуаль мәсьәләләре каралды, шулай ук, үстерү принципларын исәпкә алып, башлангыч мәктәпнең белем алу мохитен булдыру тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Чыгышларда башлангыч сыйныф укытучысының һәм ата-аналарның нәтиҗәле хезмәттәшлеген оештыруга аерым игътибар бирелде.

Вебинар тәмамлангач, катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм модераторларга башлангыч мәктәптә тәрбияләүне оештыруның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында конструктив диалог урнаштыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.