«Туган (татар) теле һәм туган телдә әдәбият» фәнен укыту теориясе һәм методикасы» программасын гамәлгә ашыру
2023 елның 14 февраленнән 08 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан «Туган (татар) теле һәм туган телдә әдәбият» фәнен укыту теориясе һәм методикасы» белгечлеге буенча 270 сәгать күләмендә Россия Федерациясе субъектлары мәгарифе эчтәлегенең этномәдәни татар компоненты булган белем бирү оешмалары укытучыларын яңадан һөнәри әзерләү программасы гамәлгә ашырылды. Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән 25 педагог белем алды.