
2026 елның 20 маенда «Адымнар-Чаллы» 59 нчы номерлы полилингваль гимназиядә «Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге: таләпләр һәм карарлар» мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында секция утырышы үткәрелде. Чара Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү елын ачу мәйданчыгы булды.
Сәламләү сүзе һәм Республиканың мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләү белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин һәм министр урынбасары Минзалия Заһри кызы Закирова чыгыш ясадылар.
Утырыш барышында мәктәпкәчә белем бирүне үстерүнең өстенлекле бурычлары һәм заманча ориентирлары яңгыратылды, сабый, башлангыч һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны төрле яклап үстерүгә юнәлдерелгән сыйфатлы мәктәпкәчә белем алу өчен шартлар тудыру, мәктәпкәчә белем бирү педагогларын әзерләү һәм заманча балалар бакчасында ата-аналар белән хезмәттәшлек итүнең яңа форматларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Секциядә катнашучылар мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә конкурсларда һәм грантларда җиңүчеләрнең түбәндәге мастер-классларында булдылар: «Ата-аналар белән «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның танып- белү үсеше», «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тормышында татар халык традицияләре», «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның интеллектуаль үсешендә туган телнең роле», «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда эмоциональ интеллектны үстерү технологиясе».
Секция эше кысаларында күргәзмә оештырылды, анда Татарстан Республикасының 17 муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары «Халык һөнәрчелеге традицияләрен чыганаклардан хәзерге заманга кадәр саклау», «Балалар бакчасындагы лабораториядән зур фәнгә: идеядән нәтиҗәгә», «Чикләрсез балачак: коррекцион-савыктыру карарлары», «Без бергә: дуслыкка һәм ачышларга беренче адымнар», «Ата-бабаларыбызның сугышчан һәм хезмәт батырлыгы тарихы», «Зур сайлауга кечкенә адымнар: профориентация балалар бакчасыннан» һ.б.
Чарада ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы катнашты. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доцентлары Гөлназ Рәшит кызы Хәмитова, Рәсилә Илдус кызы Латыйпова һәм өлкән укытучы Надия Равил кызы Мифтахетдинова бүләкләнде.











