• Русский
  • Татарча

«Фән сәгатьләре» проекты» республика семинары

«Фән сәгатьләре» проекты» республика семинары

Татарстан Республикасы балалар бакчаларының җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2026 елның 29 апрелендә «Фән сәгатьләре» проекты» республика семинары үткәрде. Чара Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында үткәрелде һәм мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында иҗади проектларны гамәлгә ашыруга багышланды.

Семинарның модераторлары –кафедра доцентлары Башинова Светлана Николаевна һәм Латыйпова Рәсилә Илдус кызы. Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Закирова Светлана Александровна катнашты.

Семинарның төп докладларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны танып-белү үсеше кысаларында фән дөньясына җәлеп итүнең мөһимлеге билгеләнде. Башинова Светлана Николаевна «Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы: төп чаралар һәм казанышлар» темасына чыгыш ясады. Ул аудиторияне унъеллыкның федераль чаралары исемлеге белән таныштырды һәм Гомумроссия инициативаларының конкрет балалар бакчасы дәрәҗәсендә трансляцияләнүен күрсәтте. Латыйпова Рәсилә Илдус кызы «Балалар бакчасында фән һәм технологияләр: ачышларга беренче адымнар» кафедрасы эшләгән методик тәкъдимнәрне тәкъдим итте. Бу эшләнмә семинарның методик нигезенә әверелде, педагогларга мәктәпкәчә белем бирү оешмасында фәнни-тикшеренү мохитен булдыруның адымлы алгоритмнарын тәкъдим итте.

Семинарның практик өлешендә танып-белү үсеше һәм фәнни-техник тәрбия кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фән дөньясына җәлеп итүнең төбәк тәҗрибәсе тәкъдим ителде:

Инженерлык фикерләве һәм техник пространство:

  • И.Н. Турвина (Әгерҗе шәһәре) инженерлык идеяләрен үстерү өчен техник пространстволар булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты; 
  • М.В. Воробьева (Питрәч районы) инженерлык фикерләвен формалаштыруның уңышлы практикаларын тәкъдим итте, шул исәптән аутистик спектрына зыян килгән балаларда да;

Экспериментлар һәм тикшеренү эшчәнлеге:

  • А.И. Яковлева, Н.З. Гыйлметдинова, Г.Р. Садыйкова (Арча һәм Әгерҗе районнары) терек булмаган табигать тәҗрибәләре һәм экспериментлары аша танып-белү активлыгын үстерү тәҗрибәсен күрсәттеләр;

Киләчәк технологияләре бүген:

  • Е.П. Гурьянова (Минзәлә районы) «Наураша в стране Наурандии» цифрлы модульле лабораториясен куллану турында сөйләде;
  • Э.М. Әхкиямова (Менделеевск районы) Гидропоника ысулы белән үсемлекләр үстерү мисалында «Яшь агрономнар» балалар бакчасында түгәрәк дәресләрен үткәрү тәҗрибәсен тәкъдим итте;

Проект эшчәнлеге: Фән һәм технологияләр елына багышланган кызыклы проектларны («Простая наука») Л.А. Барабошкина, Е.В. Безрукова, О.В. Абрарова, С.А. Сидорова (Бөгелмә) тәкъдим итте;

Оригиналь авторлык алымнары: 

  • Л.М. Заһидуллина (Саба районы) «Робо Акцент» проекты буенча реаль җитештерү белән бәйле эш тәҗрибәсе белән гаҗәпләндерде; 
  • Л.И. Фәйрүзова (Менделеевск) балалар бакчасында Гыйльми совет эшчәнлеген тәкъдим итте; А.В. Шәрәфетдинова (Казан) яшь тикшеренүчеләрнең тәҗрибәдән алгоритмга юлларын күрсәтте;

Ата-аналар белән эшләү һәм психологик-педагогик ярдәм күрсәтү 

  • Э.М. Галиуллина и В.В. Герасимова (Набережные Челны) раскрыли тему творческих проектов как средства популяризации науки среди воспитанников и их родителей.

Э.М. Галиуллина һәм В.В. Герасимова (Яр Чаллы) тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары арасында фәнне популярлаштыру чарасы буларак иҗади проектлар темасын ачтылар.
Барлык чыгышлары да (О.А. Костина, Е.В. Шалтина, А.Ш. Сәидова, А. Э. Алина, А.В. Шәрифуллина, Л.З. Сафина, Т.Д. Самойлова, С.А. Карамышева, С.В. Рәфикова, Л.И. Мөхәммәтшина һ.б.) зур кызыксыну уятты һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда фән аша дөньяның бербөтен картинасы формалашуга методик алымнарның күпкырлы булуын раслады.

Нәтиҗәләр ясаганда «Фән сәгатьләре» проекты мәктәпкәчә белем бирү процессының мәҗбүри өлеше булырга тиешлеге билгеләнде. Киләчәктә балалар тикшеренү проектларының республика банкын формалаштыру, STEM-технологияләр буенча практикумнар оештыру һәм балалар бакчалары эшенә «Фәнни гаилә лабораторияләрен» кертү планлаштырыла.
#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: