
2005 елның 1 июнендәге «Россия Федерациясенең дәүләт теле турында» 53-ФЗ номерлы Федераль законын үтәү йөзеннән, рус телен Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак кулланганда, хәзерге рус әдәби теленең нормалары үтәлергә тиеш, әлеге законда норматив сүзлекләрдә, белешмәлекләрдә һәм грамматикаларда теркәлгән тел чараларын куллану кагыйдәләре аңлатыла.
Мондый сүзлекләр, белешмәлекләр һәм грамматикалар исемлеген төзү һәм раслау тәртибе, норматив сүзлекләрне төзүгә һәм бастырып чыгару ешлыгына карата таләпләр рус теле буенча Хөкүмәт комиссиясе тәкъдимнәре нигезендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган.
Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак кулланылганда хәзерге рус теленең нормаларын теркәүче сүзлекләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2025 елның 30 апрелендәге 1102-р номерлы карары нигезендә басылып чыкты. Аларның исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2026 елның 6 апрелендәге 757-р номерлы карары белән тулыландырылган.
Россия фәннәр академиясенең В.В. Виноградов исемендәге рус теле институты сайтында (https://ruslang.ru/normativnyje_slovari) урнаштырылган сүзлекләр:
- Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак рус теленең орфографик сүзлеге (төзүчесе – Россия Фәннәр академиясенең В.В. Виноградов исемендәге федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе);
- Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак рус теленең орфоэпик сүзлеге (төзүчесе – Россия Фәннәр академиясенең В.В. Виноградов исемендәге федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе);
- Чит ил сүзләре сүзлеге (эшләүчесе – Россия Фәннәр академиясенең Лингвистик тикшеренүләр институты федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе);
- Россия Федерациясе дәүләт теленең аңлатмалы сүзлеге (эшләүчесе – «Санкт-Петербург дәүләт университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесе 1 өлеш (А–Н). 2 өлеш (О–Я);
- Антонимнар сүзлеге (төзүчесе – «А.С. Пушкин исемендәге рус теле дәүләт институты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе);
- Паронимнар сүзлеге (төзүчесе – Россия Фәннәр академиясенең лингвистик тикшеренүләр институты федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе);
- Синонимнар сүзлеге (төзүчесе – Россия Фәннәр академиясенең лингвистик тикшеренүләр институты федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе);
- Кыскартулар сүзлеге (төзүчесе – «Донецк дәүләт университеты» федераль дәүләт бюджет фәнни югары белем бирү учреждениесе);
- Топонимнар сүзлеге (төзүчесе — «Мәскәү дәүләт лингвистика университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе).
Барлык сүзлекләрне дә бары тик электрон рәвештә генә кулланып була.
8.2 пункты белән югарыда күрсәтелгән Федераль законның 3 нче статьясындагы 1 өлешендә мәгарифнең Россия Федерациясенең дәүләт телен куллану өлкәсенә кертелгән булуын исәпкә алып, бигрәк тә чит тел сүзләрен эштә кулланганда, расланган норматив сүзлекләрне куллану зарурлыгына игътибарны юнәлтәбез.
#ИРОРТ


