
2026 елның 24 апрелендә «Яшь укытучының һөнәри яктан җитлегүе: үсеш һәм ярдәм юллары» республика семинары булды. Чара «Һөнәри компетенцияләрне үстерү инструменты буларак остазлык системасы» семинарлар циклы кысаларында үткәрелде.
Семинар «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ һәм «Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБББУ белән берлектә «Һөнәри яктан камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларга региональ остазлык системасын үстерү» проектын гамәлгә ашыру буенча Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлегенә дәүләт йөкләмәсе кысаларында оештырылды.
Чара Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының остаз-укытучыларын, җитәкчеләрен һәм педагогик хезмәткәрләрен җәлеп итеп, челтәр аша хезмәттәшлек итү юлы белән оештырылды.
Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Эльмира Роберт кызы Низамиева мөрәҗәгать итте.
Семинарда катнашучылар яшь педагогларга ярдәм итү һәм аларның һөнәри үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашулар һәм дискуссияләр барышында:
- яшь укытучылар өчен остазлыкның нәтиҗәле модельләре;
- педагогик эшчәнлекнең беренче этапларында методик ярдәмнең гамәли инструментлары;
- һөнәри җитлегүдә ярдәмнең уңышлы практикалары мисаллары;
- тәҗрибәле остазларның һәм яңа гына эшли башлаган белгечләрнең үзара хезмәттәшлек стратегияләре тәкъдим ителде.
Экспертлар яшь педагоглар өчен үсешнең индивидуаль траекторияләрен төзү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, шулай ук укытучылар карьера башында очрый торган типик кыенлыкларны һәм аларны җиңү ысулларын ачыкладылар.
Чара:
- мәгариф оешмаларында остазлыкка карашларны системалаштырырга;
- яшь белгечләргә ярдәм итү өчен бердәм ориентирлар эшләргә;
- региональ остазлык системасын үстерү буенча киләчәктәге адымнарны билгеләргә мөмкинлек бирде.
Семинар материаллары һөнәри программаларны үстерү һәм яшь педагогларга ярдәм итү буенча алга таба эшләү өчен нигез булачак.
Семинарның видеоматериаллары белән сылтама буенча танышырга мөмкин:
https://disk.yandex.ru/i/jbryw_fboZjxAQ



