
Татарстан Республикасы мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Башлангыч мәктәптә уку предметларының эчтәлеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләре» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасы буенча белем алу оештырылды (куратор – Хәмитова Г.Р.). Программа ТР Мәгарифне үстерү институтында 2026 елның 14 апреленнән 23 апреленә кадәр гамәлгә ашырылды.
Институт укытучылары җитәкчелегендә педагоглар башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, кече яшьтәге укучыларны укыту һәм тәрбияләү өлкәсендә һөнәри компетенцияләрен камилләштерделәр, башлангыч белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәләренә ирешү, предмет программаларының тәрбия потенциалын гамәлгә ашыру буенча заманча педагогик практикалар белән таныштылар.
Стажировкалар Казан шәһәренең Идел буе районының «83 нче лицей - мәгариф үзәге» МБМУ (директор Д.Д. Бикуева) һәм Казан шәһәре Мәскәү районының «65 нче мәктәбе» МБМУ (директор вазифаларын башкаручы А.И. Нуриева) базасында үткәрелде. Стажировка мәйданчыкларында һәр баланың шәхесен гармонияле үстерүне тәэмин итә торган башлангыч мәктәпнең белем бирү пространствосын оештыру тәҗрибәсе күрсәтелде.
Укулар йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.
Педагоглар үз бәяләмәләрендә билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты курсларында уку аларга яңа технологияләр, методикалар һәм карарлар югарылыгында булырга ярдәм итә, методик компетентлыкны камилләштерергә ярдәм итә. Башлангыч сыйныф укытучылары барлык укытучылар составына профессиональлекләре һәм тыңлаучыларга игътибарлы булулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.








