
2026 елның 6-9 апрелендә мәгарифне үстерү институтында «Заманча мәгариф менеджменты» һөнәри яңадан әзерләү программасының беренче уку сессиясе уңышлы үткәрелде. Чара тиз үзгәрүче белем бирү мохите шартларында үз компетенцияләрен актуальләштерергә омтылучы мәгариф оешмалары җитәкчеләрен, аларның урынбасарларын һәм идарә буыны белгечләрен берләштерде.
Сессия программасына менеджмент теориясе һәм тарихы, мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте, инновацион менеджмент буенча лекцияләр һәм мастер-класслар, идарә итү карарларын анализлау һәм модельләштерү, белем бирү процессында ясалма интеллектны куллану буенча гамәли дәресләр кертелгән иде.
Стратегик планлаштыру, лидерлык компетенцияләрен үстерү, цифрлы инструментлар кертү һәм мәгарифтә проектлы идарә итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы «179 нчы гимназия-мәгариф үзәге» МБМУда стажировка вакытында (директоры Э.В. Наумова) тыңлаучылар мәгариф оешмасы белән идарә итүдә актуаль тенденцияләр һәм инновацион алымнар белән таныштылар, мәктәпне нәтиҗәле эш режимына күчерү тәҗрибәсен өйрәнделәр.
Сессия тәмамлангач, тыңлаучылар курслар оештыруга югары бәя бирделәр, программаның гамәли юнәлешле булуын билгеләп үттеләр.






