
2026 елның 31 мартыннан 9 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Башлангыч мәктәптә уку предметларының эчтәлеген гамәлгә ашыру үзенчәлекләре» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасы буенча педагогларны укытты (куратор – Хәмитова Г.Р.).
Программа кысаларында тыңлаучылар башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, кече яшьтәге укучыларны укыту һәм тәрбияләү өлкәсендә һөнәри компетенцияләрен камилләштерделәр, башлангыч белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәләренә, предмет программаларының тәрбия потенциалына комплекслы карашны гамәлгә ашыру буенча заманча белем бирү практикалары белән таныштылар.
Стажировкалар Казан шәһәре Совет районының «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ (директоры Филатов Иван Александрович) һәм Казан шәһәре Яңа Савин районының «91 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ (директоры Гаффаров Илнур Михайлович) базасында булды. Укулар йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.
Нәтиҗәләр ясаганда педагоглар Мәгарифне үстерү институтында алган белемнәр, һичшиксез, укытучының педагогик компетентлыгын камилләштерүгә ярдәм итә һәм киләчәктә һөнәри үсешкә илһамландыра, дип билгеләп үттеләр. Башлангыч сыйныф укытучылары институт җитәкчелегенә, оештыручыларга һәм лекторларга белем бирү программасын уңышлы гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.








