• Русский
  • Татарча

«Балалар җыр коллективы белән эшчәнлекнең актуаль формалары» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укулар үткәрү турында

«Балалар җыр коллективы белән эшчәнлекнең актуаль формалары» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укулар үткәрү турында

2026 елның 25 мартыннан 03 апреленә кадәр «Балалар җыр коллективы белән эшчәнлекнең актуаль формалары» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча балаларга өстәмә белем бирү буенча 52 педагог һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының музыка җитәкчеләре укыды.

Укулар кысаларында тыңлаучылар балалар җыр коллективы белән вокаль-интонацион эшнең төрле стиль алымнарын үзләштерделәр, сәхнә хәрәкәтен һәм хореография формаларын өйрәнделәр, концерт номерлары һәм программалар әзерләү технологиясе белән таныштылар. 

Стажировка мәйданчыклары Казан шәһәренең әйдәп баручы балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре: Казан шәһәре Идел буе районының «Җәүдәт Фәйзи исемендәге балалар музыка мәктәбе» МБУДБО һәм Казан шәһәре Совет районының «4 нче балалар сәнгать мәктәбе» МБУДБО базасында оештырылды.

Белем бирү программасы тыңлаучылар тарафыннан һөнәри белем бирү барышында әзерләнгән феерик концерт (йомгаклау аттестациясенең альтернатив формасы) белән тәмамланды.

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: