
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Гадәти булмаганнарны үстерәбез!» – 2026» мәктәпкәчә һәм гомуми белем һәм балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре өчен сәләтле балаларга белем бирүче педагогларның эш системасы турында тәҗрибәне гомумиләштерү буенча методик эшләнмәләр һәм материаллар республика конкурсы башлануы турында игълан итә (алга таба – Конкурс).
Конкурсның төп максаты – педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын күтәрү, алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату, сәләтле балаларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү юнәлешендә педагогларның һөнәри үсешен стимуллаштыру.
Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакырабыз.
Конкурста катнашу өчен 2026 елның 14 маена кадәр түбәндәге сылтама буенча кереп анкета тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/6421fa412530c204bb194ae4/
Барлык катнашучыларга да конкурста катнашучы сертификаты тапшырылачак.
Конкурс турындагы нигезләмәне (PDF һәм WORD форматында) Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе сайтының «Грантлар һәм конкурслар» бүлегеннән йөкләп алырга мөмкин.
Килеп туган сораулар буенча өстәмә мәгълүматны 533-03-90 телефоны аша алырга мөмкин.


